Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
Каһарманнарны онытмагыз!
Опубликовано: 07.05.2011
Татар китапханәсендә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан атказанган табиб, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Әкълимә апа белән балаларның очрашу кичәсе уздырылды. Китапханәчеләр дәһшәтле сугыш елларында татарларның бөтен ил хилкы белән Ватан өчен батырларча көрәшүе турында сөйләделәр. Ә Әкълимә апа – Бөек Ватан сугышының тере шаһите. Әле ул вакытта укучы гына булса да, иптәшләре белән басуда, фронтка солдатларга икмәк булсын дип, тырышкан. Тылдагы халыкның Җиңүне якынайту өчен үзләрен аямыйча эшләүләре турында сөйләде ул. Ачлыкны, авырлыкны күп күргәннәр, әмма бирешмәгәннәр. Әкълимә апа мәктәптә “5”кә генә укып, медицина институтында белем алган, табиб булган. Ире \Үзбәк абый да сугыш батыры. Ул кичәдә Яшел Үзәннең күп батырлары искә алынды. Яшь буын сезнең батырлыгыгыз алдында баш ия, сугышчылар! Сез – кыюлык, патриотизм, ныклык идеалы безгә!
К списку новостей