• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» /«ТР Зеленодольск муниципаль районының 4нче гомуми урта белем мәктәбе» МБГУ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4
Телефон: +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40
E-Mail: sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ"
Руководитель: Любина Светлана Борисовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 725
У нас учат: 45

Новости СОШ №4

Опубликовано: 24.11.2022

 

Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант»

 

       «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.  максаты белән уздырыла.

Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе.

Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Диктантның тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә.

Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/

Уздыру вакыты: 2022 елның 25-27 ноябрь көннәре, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза.

Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/ . Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырыла.

 

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырыла.

 

«Татарча диктант» акциясен уздыру тәртибе:

1) Диктант узачак мәйданчыкны/көнне/вакытны үзегез яшәгән җирлектә билгеләү;

2) http://diktant.tatar/ сайтында “Оештыручы” булып теркәлү һәм узачак мәйданчыкны билгеләү;

3) Оештыручы булып, сайтта үз профилегезне булдырганнан соң «Кирәкле материаллар» бүлегендә нигезләмә, диктант текстлары, бланк, афиша үрнәкләре, билге кую критерийларын алу;

4) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне җәлеп итү;

4) Диктант эшләрен тикшерәчәк белгечләрне (кирәк очракта диктант укучы дикторны) табу;

5) Диктант язасы көнне бланкларны кәгазьдә бастыру һәм диктант язучыларга тарату;

6) Эшләрне тикшереп, 27 декабрьга кадәр оештыручы тарафыннан билгеләрне сайтка урнаштыру.

 

Әгәр өйдә язарга телисез икән:

1) diktant.tatar  сайтына керергә;

2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/  сайты аша туры эфирны кабызу;

4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com  адресына юлларга.

 

Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:

1.) http://diktant.tatar/  сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;

2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;

3) Сайттагы трансляцияне кушырга;

4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.

Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.

 

 Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә.

 

Сайтның адресы: http://diktant.tatar/

Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә өчен телефон.

 

 

 

 



К списку новостей