• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» /«ТР Зеленодольск муниципаль районының 4нче гомуми урта белем мәктәбе» МБГУ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4
Телефон: +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40
E-Mail: sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ"
Руководитель: Любина Светлана Борисовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 725
У нас учат: 45

Новости СОШ №4

«ТӘЭСИР» Татар видеороликлары бәйгесенә НИГЕЗЛӘМӘ

Опубликовано: 08.10.2021

«ТӘЭСИР» Татар видеороликлары бәйгесенә НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендә яки татар теле турында төшерелгән

видеороликлар авторлары арасында уздырыла торган «Тәэсир»

республикакүләм бәйгесен оештыру һәм үткәрү тәртибен, анда катнашу

шартларын билгели.

1.2. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар

телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия)

ярдәме белән уздырыла.

1.3. Бәйгене оештыручы – «Матбугат.ру» порталы (алга таба –

Оештыручы).

2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1. Бәйге видеороликлар аша туган телне популярлаштыру максатында

оештырыла.

2.2. Бәйгенең бурычлары:

- Интернетта, социаль челтәрләрдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү;

- татар телендә яки татар теле турында видеороликлар төшерүчеләрне

барлау.

3. Бәйгедә катнашу шартлары

3.1. Бәйгедә видеоролик төшерүче һәр кеше катнаша ала.

3.2. Бәйгедә катнашуда территориаль яктан чикләүләр юк.

3.3. Бер айда бер автор иң күбе 3 видеоролик белән катнаша ала.

3.4. Һәр видероликның дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш.

3.5. Бәйгедә катнашучыларга таләпләр:

- 14 яшьтән өлкән булу;

- татарча ролик яки татар теле турында рус телендә ролик төшерү;

- бәйгедә коммерцияле татарча реклама роликлары да катнаша ала;

- бер үк катнашучы бәйгедә берничә тапкыр, әмма һәрвакыт яңа роликлар

белән катнаша ала;

- жюри әгъзалары бәйгедә катнаша алмый.

3.6. Эшләрне бәяләү критерийлары:

- эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;

- татар телле роликларда татар теленең камиллеге;

- идея оригинальлеге;

- ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви

булуы;

- техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.)

4. Эшләрне бәйгегә җибәрү тәртибе:

4.1. Эшләр bayge.tatar@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

4.2. Эшләрне тапшырганда күрсәтергә тиешле мәгълүмат:

- канташучының исеме, фамилиясе, атасының исеме;

- катнашучының телефон номеры;

- видеога сылтама (эшләр файл буларак кабул ителми);

- ролик турында кыскача мәгълүмат (мәҗбүри түгел).

4.3. Бәйгедә катнашырга теләүченең bayge.tatar@mail.ru электрон

адресына хат җибәрүе әлеге Нигезләмә белән тулысынча килешүен һәм

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун (Федеральный закон от

27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных») нигезендә шәхси

мәгълүматларын кулланырга рөхсәт бирүен раслый.

4.4. Видеоролик авторының бәйгедә катнашуы факты – конфиденциаль

мәгълүмат түгел һәм бәйгенең рәсми сайтында, массакүләм мәгълүмат

чараларында күрсәтелергә мөмкин.

4.5. Видеороликның авторы әлеге видеороликны Интернетта, социаль

челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгедә катнашу

нисбәтеннән трансляцияләргә рөхсәт бирә.

4.6. Бәйгедә катнашуга тәкъдим ителгән видеороликларда авторлык

хокуклары яки башка юридик нормалар бозылуы очраклары өчен ролик

авторы җаваплы, Комиссия һәм бәйгене Оештыручы җаваплы түгел.

5. Жюри

5.1. Комиссия тарафыннан 5 кешедән торган жюри төзелә. Жюри

составына рәис һәм жюри әгъзалары керә.

5.2. Җибәрелгән эшләрне бәйгедә катнашуга кабул итү-итмәүне жюри

мөстәкыйль рәвештә хәл итә.

5.3. Жюри утырышында кимендә 3 (өч) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы

дип санала.

5.4. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар бирү саннары

тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч санала.

6. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү

6.1. Бәйгедә ай саен 3 җиңүче билгеләнә.

6.2. Беренче урынга – 50000 сум, икенче урынга – 30000 сум, өченче

урынга – 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.

6.3. Еллык нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр арасында 3 гран-при билгеләнә.

Аларга истәлекле дипломнар тапшырыла.

7. Бәйгене үткәрү сроклары

7.1. Бәйгегә гаризалар һәр айның 20нче числосына кадәр кабул ителә.

7.2. Жюри айның 30 числосына кадәр җиңүчеләрне билгели.

7.3. Айның җиңүчеләре киләсе айның 5нче числосына кадәр игълан ителә.

7.4. Бәйге 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.

7.5. Җиңүчеләр исемлеге Интернет челтәрендә https://matbugat.ru/ адресы

буенча урнашкан Оештыручының рәсми сайтында һәм https://bayge.tatar/

адресы буенча бәйгенең рәсми сайтында игълан ителә.

8. Бәйгене оештыручының бурычлары:

- Эшләрне кабул итү;

- Эшләрнең бәйге таләпләренә туры килүен тикшерү;

- Жюри туплау һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү;

- Бәйгенең документациясен алып бару;

- Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә булу;

- Җиңүчеләрне бүләкләү.

9. Йомгаклау нигезләмәләре

9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр бәйгегә бирелгән акчалар

исәбеннән түләнә.

9.2. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән

килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.

9.3. Бәйгенең Интернетта рәсми бите: https://bayge.tatar /.

 



К списку новостей