Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
22 – 28 нче апрельдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте
Опубликовано: 29.04.2013
22 нче апрельдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр.Укучылар дәрестә үзләренең актив, зирәк, талантлы булуларын дәлилләделәр.
23 нче апрельдә Габдулла Тукай әкиятләре буенча “ Эш беткәч уйнарга ярый” рәсем бәйгесе үткәрелде, грамоталар белән бүләкләнделәр.
26 нчы апрельдә һәр сыйныфта ачык чаралар “Сүзләр дөньясында” тапкырлар һәм шаяннар клубы, “Тамчы – шоу” һәм мәктәпкүләм Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган укучылар конференциясе үткәрелде. 4А. 5Б, 7А, 9А,Б, 10А сыйныфы укучылары иҗат эшләре белән чыгыш ясадылар.
25 нче апрельдә татар милли китапханәсендә “Галәм җиргә сине биргән көнгә килә ихлас башым иясе” шигърият кичәсендә китапханәчеләр Габдулла Тукайның әсәрләре турында сөйләделәр, укучылар шигырьләрен сөйләделәр, бер – берләренә табышмаклар
әйтешеп, җавапларын оттылар.
26 нчы апрельдә 5 нче гимназиядә Төбәкара Тукай укулары узды. “Тукай – тәрҗемәдә”секциясендә 10 нчы А сыйныфы укучысы Жаникулова Йолдыз Тукай шигырьләрен удмурт телендә укыды һәм I урынны яулады.
Укытучысы: Низаметдинова Н.Г. Котлыйбыз!
26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 2 – 4 нче сыйныфы укучылары катнашында “Тукай – бөек шагыйрь” сәнгатьле уку бәйгесе үткәрелде.
28 нче апрельдә укучыларның “Син Тукайны беләсеңме?” иншалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
К списку новостей