Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
“Мин татарча сөйләшәм”
Опубликовано: 11.04.2013
“Мин татарча сөйләшәм” республика акциясе бара. Гүзәл, йомшак, җырдай моңлы, аһәңле татар теле һәр татарның телендә, аңында, җанында булсын. Башка милләтләр дә татарча аралаша белсеннәр. Безнең теләкләр әнә шундый.
4нче мәктәп укучылары, укытучылары бүген “Идел” санаториена бардылар. Ял итүчеләр алдында концерт куйдылар.
Тамашачылар зал тутырып җыелганнар. Бүген татары да, русы да, үзбәге дә татарча сөйләде, җырлады, биеде. Залдагылар да кушылып җырладылар, кул чаптылар. “Нәүрүз” җырлы-биюле тамашасы, изге теләкләр һәркемгә хуш килде. Ахырда татар халык ашлары рецептлары бүләк ителде. Ял итүчеләр – яше дә, карты да – җылы тәэсирләр белән рәхмәтләр әйтеп таралдылар. Укучылар әле ял йортында эшләүчеләр белән дә аралаштылар. Табиблар: “ Һәркемне үз телендә сөйләшеп дәвалау иң шифалысы”, - дип әйттеләр.
Урамда очраган кешеләрдән татарча белү-белмәүләре турында сораштык. Татарлар күбрәк сөйләшә башлауларын әйттеләр. Белмәгәннәргә балалар 5-6 булса да сүз өйрәттеләр, сувенирлар бүләк иттеләр. Шуңа игътибар иттек: аерым сүзләрне беләләр, тик сөйләшә белмиләр икән. Әйе, бу, чынлап та, чишәсе мәсьәлә!
Телләр белү – зур хөрмәткә сәбәп. Татар телендә сөйләшә белгән кеше бик күп төрки телләрне җиңел аңлый. “Мин татарча сөйләшәм!” дип, горурланырлык булыгыз.
К списку новостей