Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
Талантлардан салават күпере
Опубликовано: 01.04.2013
Талантлардан салават күпере.
Ел саен Яшел Үзән районы укытучылары арасыннан иң талантлыларын җыеп фестиваль үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Укытучы җырларга да, биергә дә, сөйләргә дә оста бит ул. 4 нче мәктәп мөгаллимнәре төрки халыкларның уртак бәйрәме Нәүрүзне җырлы-биюле тамаша итеп сәхнәдә күрсәттеләр. Якты йөз, тзмле сүз, җыр-бию, уен-көлке, сый-хөрмәт – Нәүрүз бәйрәме әнә шулардан тора, шуларның барысы да булса гына, ямьле була. Безнең бәйрәмебез бик күңелле узды, тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Нәүрүз мөбәрәкбад!
4 нче мәктәпнең “Нәүрүз” ансамблендә катнашучылар: Шакирова Р.З., Шәрәпова Л.М., Зиятдинова И.Х., Афанасьева С.Ф., Хәерова Г.Г., Туктарова Э.Ф., Данилова Ф.М., Хөснетдинова В.И., Маннапова Д.Э., Ишметова Ф.С. Мәктәбебез данын яклап матур чыгыш ясаган укытучыларыбызга зур рәхмәт белдерәбез, зурдан-зур иҗади уңышлар телибез!
Мөбәрәкбад, Нәүрүз!
Кил түргә уз!
Яңарыштан дөнья шатлансын!
Асылына кайтсын рухларыбыз,
Халкыбызның җаны сафлансын!
К списку новостей