• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» /«ТР Зеленодольск муниципаль районының 4нче гомуми урта белем мәктәбе» МБГУ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4
Телефон: +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40
E-Mail: sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ"
Руководитель: Любина Светлана Борисовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 725
У нас учат: 45

Новости СОШ №4

Мирхәйдәр Фәйзинең 120 еллыгына багышланган

Опубликовано: 18.05.2012

“Илһам нуры” муниципаль театр фестивале.

18нче майда Яшел Үзәннең 4нче гомуми урта белем мәктәбендә, шаулап-гөрләп, Мирхәйдәр Фәйзинең 120 еллыгына багышланган “Илһам нуры” театр фестивале узды. Фестивальгә мәртәбәле кунаклар  - әдәбият һәм сәнгать әһелләре чакырылган иде. Алар – К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Люция  Хәмитова, театрның музей мөдире Розалия Чабатова, Яшел Үзән Милли китапханәсе китапханәчесе Венера Гомәр кызы.

Фестивальдә барлыгы 9 мәктәп катнашты. Укучылар һәм укытучыларның театр коллективлары М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар”, Г.Камалның “Беренче театр”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, И.Юзеевның “Сандугачлар килде безгә”, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, “Җинкисәккәем” әсәрләрен уйнадылар. Тамашачы сәхнәгә карап я көлде, я тирән уйларга  чумды, хәтта елады. Театр уйнау, сәхнәдә образны дөрес чагылдыру зур талант, осталык, хезмәт сорый. Үзешчән артистлар арасында шундый талантлы уйнаучыларны күреп, бик сокландык. Һәр мәктәп коллективы үзенчәлекле матур чыгыш ясады.

“Уйнап татарча театр,

Сез каһарман булдыгыз,

Милләтегез татарлардан

Күп рәхмәтләр алдыгыз.

 

Ирештерде максатларга

Изге ният даныгыз,

Тарихым битендә язылыр

Алтын белән намыгыз. (М.Фәйзи. “Яшәгез, яшьләр!”)

Театр фестивале нәтиҗәләре.

1нче дәрәҗәдәге диплом – 4 нче гомуми урта белем мәктәбе (Җитәкчесе - Шакирова Р.З.).

2нче дәрәҗәдәге диплом – 9 нчы лицей (Җитәкчесе –Нәҗипова Г.Г.), 14 нче лицей (Җитәкчесе –Һидиятова Р.А.).

3нче дәрәҗәдәге диплом – 16 нчы гомуми урта белем мәктәбе (Җитәкчесе –Гайсина С.И.);  7 нче гомуми урта белем мәктәбе (Бкмөхәммәтова Л.Г.). Норлат  гомуми урта белем мәктәбе (Җитәкчесе –Гимадиева Д.М.).

Гран-при иясе - 4 нче гомуми урта белем мәктәбе укучысы Шакиров Дамир.

Номинацияләр:

-         “Тарихны оста чагылдыручы”, “Укытучылар ансамбле” – 1нче лицей театр коллективы (Җитәкчесе – Гыйззәтуллина М.Г.);

-          “Тарихны оста чагылдыручы” – 10нчы гимназия театр коллективы (Җитәкчесе – Җамалиева Л.И.);

-         “ Актерлар ансамбле өчен” -  11 нче гомуми урта белем мәктәбе  театр коллективы (Җитәкчесе – Яруллина И.Ш.);

-         “Иң яхшы режиссерлык эше” - 4 нче гомуми урта белем мәктәбе укытучысы  Шакирова Р.З.;

-         “Көчле дебют” - 16 нчы гомуми урта белем мәктәбе укучысы Сәгъдиева Гөлинә;

-         “Иң яхшы хатын-кыз роле” - 16 нчы гомуми урта белем мәктәбе укучысы  Сафина Гүзәл;

-         “Актив дуэт” - 9 нчы лицей укытучылары Бәдретдинова Д.С., Габидуллина Д.Г.;

-         “Иң көчле милли холык” – 7 нче гомуми урта белем мәктәбе  укытучысы Яруллина Р.Р.;

-         “Өмет” – 10нчы гимназия укучысы Әсәдуллина Лилия;

-         “Иң яхшы ир-ат роле” - 14 нче лицей укучысы Тавабилов Алмаз;

-         “Иң яхшы лирик роль” - 4 нче гомуми урта белем мәктәбе укучысы Хәйбуллина Алинә;

-         “Ышаныч” - Норлат  гомуми урта белем мәктәбе укучысы Зыятдинов Давыт.

 

Афәрин, дус лар! Спектакль куюда  катнашкан һәрбер укучы һәм укытучы үзе белән горурлана ала. Сез сәхнәдә чыгыш ясадыгыз! Ә осталык театр карый-карый, уйный-уйный килә. Алдагы көннәрдә сезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Шакирова Р.З.

 



К списку новостей