• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» /«ТР Зеленодольск муниципаль районының 4нче гомуми урта белем мәктәбе» МБГУ

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4
Телефон: +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40
E-Mail: sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ"
Руководитель: Любина Светлана Борисовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 725
У нас учат: 45

Новости СОШ №4

Яшел Үзән! Нурлар сибеп һәр тарафка, Гөлчәчәкләр белән бизәл!

Опубликовано: 23.03.2012

Яшел Үзән! Нурлар сибеп һәр тарафка,

Гөлчәчәкләр белән бизәл!

         Шәһәребезнең Тургенев урамында урнашкан Милли китапханәсендә Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышланган бик матур кичә булды. Китапханәчеләр Римма Әюповна һәм Венера Гомәровна тарих сәхифәләрен бер-бер артлы ачып үттеләр. Яшел Үзәннең барлыкка килүе, бүгенге көннәргә кадәр үткән данлы юлы күз алдына килде. 7нче сыйныф укучысы Фәйзуллин И., 4нче сыйныф укучысы Зәйнуллина А., 3нче сыйныф укучылары Галәтдинов Э., Фазлыев Б., Анисимова А., Бабушкина Н., Зарифуллина З. Туган җиребезне мактап сөйләделәр һәм җырладылар. Яшел Үзәннең күренекле шәхесләре – музыкант, рәссам Вил абый Шәрәфетдинов һәм шәһәребезнең почетлы гражданины Хәбир абый Гайнановлар -  һәр тамашачыда соклану хисләре уяттылар. Алар – Яшел Үзәннең үсешендә һәм тормышында гүзәл эшләре белән катнашкан кешеләр. “Һөнәрле, белемле, шәһәребезне тагын да матурлаучылар булып үсегез”, - дип теләделәр алар укучыларга. Баянчы Фәрит, баянда уйнап, дәртле җырлар сузды. Яшел Үзәннең туган көнен 4нче мәктәп укучылары әнә шулай матур итеп китапханәдә бәйрәм иттеләр.

         Китапханәчеләр – Римма һәм Венера апаларын безнең укучылар яраталар һәм хөрмәт итәләр. Чөнки алар һәрвакыт китап укучыларны якты йөз белән каршы алалар, бөтен нәрсәне беләләр. Яшел Үзәннең иң белемле йорты ул китапханә.



К списку новостей