• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов имени Героя Советского Союза Н.Н.Алтынова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск Муниципаль районы Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов имени Героя Советского Союза Н.Н.Алтынова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск Муниципаль районы Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422551, Республика Татарстан, г.Зеленодольск, ул. Комарова, д.15а
Телефон: +7(843)-713-69-47
E-Mail: Zelenodolsk.15@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №15 имени Н.Н.Алтынова ЗМР РТ"/«ТР ЗМР Н.Н. Алтынов исемендәге 15 УГБМ» ГБМБУ
Руководитель: Яруллина Гульшат Мунировна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 1125
У нас учат: 63

Новости СОШ №15

Мәктәптә Халыкара туган телләр көне

Опубликовано: 25.02.2015

 

ЮНЕСКОның Генераль конференциясе 1999 елның ноябрь аенда Халыкара туган телләр көнен билгеләп узу турында карар чыгарды. Туган телнең Халыкара  көне беренче тапкыр 2000 елның 21 февралендә  үткәрелә.

Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган  безнең мәктәптә һәр елны

21 нче февраль – Халыкара туган телләр  көне аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтелә. Быел бу бәйрәм бөек якташыбыз Каюм Насыйриның 190 еллык юбилее көннәренә туры килүе белән истә калыр.      Мәктәп укучылары иң беренче эш итеп  төрки халыкларның олуг вәкилләре Каюм Насыйри һәм Абай юбилейларына багышланган  төрки халыкларның Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе вәкилләренә  мөрәҗәгать белән  чыктылар. Конференция Казахстанның башкаласы Астана шәһәрендә 26 -28 февральдә үтә.

     Мәктәптә телгә багышланган чаралар гөрләп торды. Югары сыйныфлардагы  балалар Каюм Насыйрига багышланган рефератларын якладылар,  ә соңыннан татар горурлыгы турында “Чын күңелдән” дигән кызыклы әңгәмә үткәрелде. 5-9 сыйныф балалары “Күчтәнәч” телетапшыруы үткәрделәр. Бу яңа эш формасы бик кызыклы һәм файдалы булды.  Балалар Каюм бабай нәсихәтләрен, Тукай шигырьләрен, үзләренең иҗат җимешләрен укыдылар. Бер – берләренә әйтәсе сүзләре тел язмышына, үзләренең киләчәгенә дә кагылмый калмады. Һәр уку елында үзенең  киләчәк һөнәрен  татар теле белән бәйләргә теләгән  укучы булу мәктәбебездә тел  укытуның  рәсми эш түгел, ә бәлки балаларның яшәү рәвеше икәнлеген аңлата торган бер күренештер.

     Иң истә калырлык чара, әлбәттә, Әлифба белән хушлашу бәйрәме булды. Килгән кунаклар, әти-әниләр татар теле укытучыларына чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

      Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә  сөйләшә икән. Ә безнең телебез  –  ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу  – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

“ Без – татарлар, телебез – татар  теле, мөстәкыйль  һәм төзек кагыйдәле  камил  тел  ул” дигән бөек якташыбыз Каюм Насыйри. Аны саклау, баету, кирәк чагында яклау – безнең изге бурычыбыз.



К списку новостей