• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №49 "Чулпан" села Большие Яки Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Җәке авылының 49 нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422525,Республика Татарстан, Зеленодольский район, села Большие Яки,улица Школьная, дом 1
Телефон: +7(843)-716-61-22
E-Mail: Zel.49@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №49 "Чулпан"д.Б.Яки ЗМР РТ
Руководитель: Шакирова Гульнур Султановна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 17
У нас учат: 2

Новости садика

Каһарман шагыйрь - Муса Җәлил!

Опубликовано: 15.02.2019

“Чулпан” балалар бакчасында каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең иҗатына багышланган тирән эчтәлекле иртә узды.


Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.
   Әлеге иртә балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь  буынны мәгълүматлы итү,  туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аңа атап язган җырларны балалар чын күңелдән  илһамланып башкардылар. Шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Яшь ана” кебек җанга үтеп керә торган  шигырьләрен сөйләделәр. Балалар хәтта шагыйрь кечкенә  вакытта яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын да уйнадылар. Әлеге кичә кысаларында әти-әниләр белән бергә  Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Сугыш  чорында күпме авырлыклар күрүенә карамастан, Муса Җәлилнең күңел төшенкелегенә бирелмәве, үз Ватанының герой улы булуы, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс, мәгънәле шигырьләр язуы экранда чагылдырылган сурәтләр аша тасвирланды.
Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез.Аның шигырьләре хәзерге яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирә, балаларыбызның Җәлил кебек курку белмәс, үз Ватанына тугры булган уллар һәм кызлар булып үсүендә зур роль уйный, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә. Бәйрәмебез балалар башкаруында “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры  һәм "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштеру белән тәмамланды.
 



К списку новостей