Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422540, РеспубликаТатарстан, город Зеленодольск, улица Баки Урманче, дом 5 / 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Бакы Урманче урамы, 5 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-713-79-88 |
E-Mail: | rodnik.31@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №31 "Чишмэ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Низамова Эльвира Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 340 детей |
У нас учат: | 19 воспитателей |
Новости МБДОУ №31 "Чишмэ"
Педагогические чтения/Педагогик укулар
Опубликовано: 19.04.2023Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дип әһеле -Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге регионара педагогик укулар
Бөек татар мәгьрифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор дин әһеле – Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган педагогик укулар үткәрү бакчабызның матур бер традициясенә әйләнеп китте. Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Педагогик укулар «Казан утлары» дип аталган әдәби- музыкаль гөләндәм белән башланып китте. Тәрбиячеләр белән беррәттән балаларның да чыгыш ясаулары, Шиһаб хәзрәт турында шигырьләр сөйләп аны искә алулары күпләрне сокландырды. Димәк, алмаш бар. Мәрҗәни идеяләрен дәвам итүче ышанычлы буын үсеп килә, дип ышанасыбыз килә.
Катнашучылар өч лаборатория буенча эшләделәр:
I лаборатория: “Сүрәттәге һәр шәхеснең үз тарихы, ул безгә ниләр сөйли”.
II лаборатория “Милли традицияләрне саклау – безнең мирасыбыз”. III лаборатория “XIX-XX гасыр татар зыялылары. Без тарихта эзлебез”
Шиһабетдин Мәрҗани идеяләренең бүгенге көндә халыклар дуслыгын ныгытуга корылганлыгын үз чыгышлары аша тагын бер кат дәлилләделәр алар. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнделәр. Иң матур чыгышлар исә лаеклы 1-3 урыннар белән билгеләп үтелделәр. Үз эшеңнең бәяләнүен күрү әлбәттә, һәркемдә горурлык хисләре уята. Алга таба да зур уңышлар, сезгә, хөрмәтле катнашучыларыбыз!
Киләсе укуларда исән – имин очрашырга язсын.
К списку новостей