Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 31 "Чишмэ" Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының "Гомуми төрдәге № 31 "Чишмә" балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422540, РеспубликаТатарстан, город Зеленодольск, улица Баки Урманче, дом 5 / 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Бакы Урманче урамы, 5 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-713-79-88 |
E-Mail: | rodnik.31@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №31 "Чишмэ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Низамова Эльвира Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 340 детей |
У нас учат: | 19 воспитателей |
Новости МБДОУ №31 "Чишмэ"
Педагогические чтения/Педагогик укулар
Опубликовано: 10.02.2021Бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дип әһеле – Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган педагогик укулар үткәрү бакчабызның матур бер традициясенә әйләнеп китте. Быел Педагогик укуларны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм 31нче “Чишмә” балалар бакчасы оештырды. Укуларда катнашу өчен декабрь аенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләре мәгариф оешмаларыннан эзләнү – проект эшләре кабул ителде.
Бүген, 10 февраль көнне, Ш. Мәрҗәни исемендәге Педагогик укуларның икенче туры онлайн Zoom платформасы аша үткәрелде. Укуларның ачылу тантанасына жюри әгъзалары чакырылды. Аларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Бөек шәхес» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. “Мәрҗәни эзләреннән” дип аталган музыкаль - әдәби гөләндәм исә, бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.
Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленделәр. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү» темасы астында эшләде. Икенче лабораториядә исә, туган телне саклау һәм халыклар дуслыгы турындагы мәсәләләр күтәрелде. Өченче лаборатория чыгышлары замана педагогларының алдынгы карашларын яктыртты.
Өч лаборатория дә бик уңышлы эшләп чыкты.
Алга таба да зур уңышлар, сезгә, хезмәттәшләр! Киләсе укуларда исән – имин очрашырга язсын!
К списку новостей