Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи Зеленодольского муниципального района РТ»/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Зур Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422525, Зеленодольский район, с. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-10 |
E-Mail: | ambdou48@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи ЗМР РТ» |
Руководитель: | Шигапова Гульчачак Хафизовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 30 |
У нас учат: | 4 |
Новости детского сада "Алтынчеч"
"Хәзинәләр утравына сәяхәт"
Опубликовано: 13.08.201513 август көнне безнең балалар бакчасының "Йолдызчыклар" (3-7 яшьлек балалар) төркемендә "Хәзинәләр утравына сәяхәт" дип исемләнгән һәм дә балалар өчен бик тә кызыклы, куандыргыч булган кичә оештырылды. Бәйрәм программасы музыка җитәкчесе -Гүзәл Харисовна тарафыннан төзелгән иде, бәйгеләр, мульт -зарядка, мультфильмнардан өзекләр белән үрелеп барды.
Балалар өч төркемгә бүленеп, башлыклары "Пираты" дигән мультфильмнан алынган пиратлар Джейк, Габби, Изи ролендә булдылар. Төркемебез явыз капитан Крюгер калдырган һәм безгә тиешле хәзинәләрне яшергән план-карта буенча хәрәкәт иттеләр. Теләгәнгә ирешү өчен балалар алдында шактый сынаулар куелган иде. Әлеге бәйгеләрдә без аларга үстерешле уеннар, мульт-зарядкалар уйнаттык. Балалар сазлык аша чыкканда салават күперенең җиде төсе булган карандашларны алгач, беренчелекне алу максатыннан һәр төркем салават күперен ак кәгазьләргә төшерде; тугыз киндер савытын сазлыктан табып -үткәннәрне искә төшерү ниятеннән тугыз планетабызны санап киттеләр; өч шишка җыеп, өч саны кергән,алар белгән әкиятләрне әйттеләр. Бөтен сынауларны кичеп чыккач, алар Крюгер яшергән хәзинәне таптылар. Ул -балаларның һәрберсенә тиешле тәмле конфет -шоколадлар иде. Балалар өчен әлеге бәйрәм онытылмаслык булды.
К списку новостей