Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яшәсен тынычлык! 31.01.2019
Бүген патриотик җырлар башкару бәйгесенең бәйрәм-концерты узды. Хөрмәтле кунагыбыз булып, Осиново мәктәбенең ветеран укытучысы А.Д.Архипова булды.
Анастасия Дмитриевна сугыш чоры балачагы турында, тырышып укыганы-эшләгәне, атаклы кешеләр белән очрашулары турында бик кызыклы итеп сөйләде. Күкрәгенә тезелгән орден-медальләр фидакәръ хезмәтенең җимешләре булып тора. Ул безгә намус һәм гадел, туган илгә тугрыклы булып үсүебезне теләде.
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
30.01.2019
21 нче гыйнвардан 26 нчы гыйнварга кадәр география атналыгы узды.
Атна төрле ярыш, бәйге, тамаша, уеннарга гаять бай һәм кызыклы булып чыкты.
21 нче гыйнварда 5-7 нче сыйныф укучылары арасында “Туган ягым табигате” дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырылды.
22 нче гыйнварда 7нче “а” һәм 7нче “б” сыйныфы укучылары белән “Материклар һәм океаннар” темасына географик турнир уздырылды.
23 нче гыйнварда 6 нчы “а” һәм 6 нчы “б” сыйныфы укучылары белән “Тапкырлар һәм зирәкләр” уены булды.
24 нче гыйнварда 8 нче “а”, 8 нче “б”, 8 нче “в” сыйныфлары “Россия табигате” дигән географик ярышта көч сынаштылар.
25 нче гыйнвар көнне 5 нче”а”, 5 нче “б”, 5 нче “в” сыйныфы укучылары “Кышкы табигать” дип аталган телдән үткәрелгән журналда бик теләп катнаштылар.
6-9 нчы сыйныф укучылары “География дөньясында” дигән газета чыгардылар.
26 нчы гыйнварда 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган ягым буйлап...” дигән уен оештырылды.
-
29.01.2019
Ватанга дан җырлыйбыз!
28.01.2019. гимназиянең 1-11 сыйныф укучылары арасында “Ватанга дан җырлыйбыз!” патриотик җырларны башкару бәйгесе үткәрелде. Зур күтәренке рух белән, зур дулкынлану белән, бигерәктә башлангыч сыйныфлар өчен, бу бәйге зур вакыйга булып калды.
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
“Казан кремле” музейларына 25 ел! 26.01.2019
22.01.2019. гимназия укучылары “Казан кремле” музейларына 25 ел тулу уңаеннан күргәзмәләр буенча экскурсиягә барып кайттылар. Дәүләт тарихи музее җыелмасыннан көнбатыш-Европа соңгы Ренессанс стилендә уникаль сәнгать кораллары үрнәкләрен күреп таныштылар.
Экскурсия бик кызыклы һәм бай мәгълүматле булып чыкты. Балалар күргән кораллар белән бик тәэсирләнделәр!
5б сыйныф җитәкчесе: Магизова Н.Х.
-
20.01.2019
2 нче “В” сыйныфы укучылары Сөнгатуллина Азалия һәм Фатыйхова Алисаны “XXI гасыр экологиясе” («Экология ХХI века») дип исемләнгән кулдан ясалган көнкүреш куллану әйберләре конурсының “Табигый материалдан ясалган әйберләр” номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз.
Сыйныф җитәкчесе Мостафина Т.И.
-
18.01.2019
“Сәләт” клубы активистлары башлангыч сыйныф укучылары белән “Тәрҗемә ит” дигән уен үткәрделәр. Уен өч турдан һәм физкультминуттан торды. Балалар өч телне әйбәт белүләрен һәм тату булып командада эшләүләрен күрсәттеләр.
-
09.01.2019
Башлангыч сыйныфлар арасында Яңа елга багышланган бәйгеләрнең нәтиҗәләре билгеле булды.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!
-
30.12.2018
4 нче сыйныф укучысы Нургалиева Алияне «Минем яраткан туган ягым» дигән чарада җинүе белән котлыйбыз.
-
29.12.2018
4 нче сыйныф укучысы Нургалиева Алияне «Минем яраткан туган ягым» дигән чарада җинүе белән котлыйбыз.
-
Менэ ичмасам Кар бабай! 24.12.2018