Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Ягез әле, кызлар!” 10.03.2015

8 март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан физкультура укытучысы Халиуллина Г.М. “Ягез әле, кызлар!” конкурсы оештырды. Бу бәйгедә 4 сыйныф кызлары ике командага бүленеп көч сынашты.
-
Спорт фестивалендә без дә катнаштык 10.03.2015

7 мартта Осиновода спорт фестивале оештырылды. Бистәбез халкы бу бәйрәмгә җыелышып килде. Ярышларда егетләребез катнашты: 3б сыйныфыннан Гимаев А., Садыков Д. көрәш буенча үзләрен күрсәттеләр.
-
Сыйныф сәгатендә. 10.03.2015

3 б сыйныфы җитәкчесе Ахунова Ф.Ф. сыйныф сәгатьләрен кызыклы итеп оештырырга тырыша. Сыйныф җитәкчесе ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы чоры баласы А.Д.Архипованы үзләренең сыйныф сәгатьләренә еш чакыра.
-
Олуг юбилей 10.03.2015

10.03.2015 мәктәбебезнең башлангыч сыйныф җитәкчесе Гарипова Гөлсинә Гаптрафик кызы олуг юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Гөлсинә Гаптрафиковна!
Сезне зур бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Март ул ак билгесезлекнең соңгы ае, ә язның башы гына. Табигатьнең шундый мизгелендә туган көнегез белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, саулык китерсен.
Гимназия коллективы
-
Язны каршылау 07.03.2015

7.03.2015. бистәбездә Язны каршылау бәйрәме уздырылды.
-
Чаңгы ярышлары 06.03.2015

3б сыйныфы укучылары арасында чаңгы ярышы уздырылды. Ярыш барышында малайлар үзләренең чаңгыда бик үк әйбәт йөрмәгәнлекләрен аңладылар. Чөнки аларны кызлар узып китте. Менә алар җиңүчеләр: Фәхретдинова А., Шәйхетдинова З., Айзатуллова Э., Маматалиева Д..
-
“Җирдә тынычлык өчен” дигән конкурста катнаштык 06.03.2015

Осиново авыл китапханәсендә уздырылган шигырь укучылар бәйгесендә җиңеп, Зеленодол шәһәрендә “Җирдә тынычлык өчен” республика конкурсының муниципаль этапында катнаштык. 3 б сыйныфы укучысы Ахунова Гүзәл К. Симоновның “Көт мине “ шигырен сәнгатьле укыды.
-
Әниләргә бүләкне үз кулларыбыз белән ясыйбыз 06.03.2015

8 Март бәйрәмен без көтеп алабыз .Чөнки ул – безнең әниләребезнең бәйрәме .
-
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 06.03.2015

Уңнан булсын эшләребез,
Хыял булсын бербөтен.
Килер еллар акласыннар
Һәрберебезнең өметен!
-
“Иң шәп малайлар!” 04.03.2015

20 нче февраль көнне дүртенче сыйныф малайлары арасында "Иң шәп малайлар!" ярышы булып узды. Укучылар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, белемнәрен сынадылар.Барлык малайлар да бүләксез китмәде.






