Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Лагерь үз эшен дәвам итә 20.06.2016
“ Кояшкай “ да бүген кунакта Зеленодол муниципаль районы ГИБДД инспекторы Леонтьева Юлия Игоревна булды. Балаларның сорауларга төгәл тулы җавапларыннан, кагыйдәләрне белүләреннән кунагыбыз канәгать калды. Иң актив укучыларыбызга Юлия Игоревна бүләкләр тапшырды.Укучылырыбыз юл кагыйдәләрен онытмыйча, тормышта да куллана белсеннәр иде.
-
Чествование одаренных детей 13.06.2016
1 июня в Зеленодольске прошло чествование одаренных детей. Из нашей гимназии на торжественное мероприятие были приглашены ученик из 6б класса Маханов Ильяс, который стал призером республиканского тура олимпиады по математике (учитель и классный руководитель Усманова Зария Сабирзяновна). Ильяса наградили подарками и премией. Желаем дальнейших успехов!
-
Сабантуй – хезмәт туе 13.06.2016
3.06.16.Бистәбездә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Гимназия укучылары уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бәйрәм итте көн буе.
Гөрләп тора киң урамнар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, авылдашлар,
Ямьле Сабан туйлары.
-
Халыкара дуслар көне 13.06.2016
09.06.16. гимназия яны җәйге ял лагеренда Халыкара дуслар көне узды. Балалар алдан әзерләгән җыр-бию чыгышларын күрсәттеләр, музыка укытучысы Магизова Н.Х.уен программасын алып барды. Тамашачы-балаларга бик ошады, сәләтле артистларга – афәрин!
-
Күңелле ял итәбез! 13.06.2016
Гимназия каршында оештырылган лагерь үз эшен дәвам итә. Балаларның ялын күңелле үткәрү максатыннан төрле уеннар, ярышлар, кичәләр оештырыла. Бүген бездә бантиклар көне булды. Балалар бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Җыр, бию, уеннар бер – берсен алыштырды. Шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен тәрбиячеләребезгә рәхмәт.
-
Гимназия укучылыры ГТО нормаларын тапшырды 01.06.2016
Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш.
-
Табигатькә экскурсия 01.06.2016
Күрәсезме, бүген кояш
Ничек назлы елмая?!
Безнең походка барганны
Ул да бит көтеп ала.
27 нче май көнне без, 5а сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчебез һәм физкультура укытучыбыз белән табигать кочагына ял итәргә: авылыбыз күленә экскурсиягә бардык. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Кадерле дуслар, табигатьнең матурлыгына соклану гына аз әле, аны сакларга кирәклеген дә онытмыйк!
-
Ура! Каникул башланды! 01.06.2016
30.05.16. 7а сыйныфы укучылары укытучылары белән бергә уку елын тәмамлау уңаеннан Казанга кинотеатрга барып кайттылар. Быел 2016 ел -Россия киносы елы дип игълан ителде, шуңа күрә без “Экипаж” киносын сайладык. Көн бик матур иде, кинодан соң без ял паркына барып фонтан янында күңелле ял иттек.
-
Мәңгелек ут янында! 01.06.2016
Мәңгелек ут янында! Бөек Җиңүнең 71 еллыгына.
Мәктәп укулары артта калды . Без 5в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчебез Галиева Г.Ш. белән Казан шәһәренә ҖИҢҮ ПАРКЫНА экскурсия белән бардык. Анда хәрби техникалар төрлелеге белән танышып, безнең илебезне саклаучы геройлар исемлеге һәм МӘҢГЕЛЕК УТ янында булыдык. .БЕР КЕМДӘ ҺӘМ БЕР НӘРСӘ ДӘ ОНЫТЫЛМЫЙ! НИКТО НЕ ЗАБЫТ И НИЧТО НЕ ЗАБЫТО!
Сыйныф җитәкчесе Галиева Г.Ш.һәм сыйныф активы.
-
Планетарийда булдык! 01.06.2016
Уку елы дәвамында алган белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү, туган ягыбызның гүзәл табигатен күзәтү, истәлекле урыннарын барлау максатыннан , 2б һәм 3а сыйныф укучылары укытучылары Габдулхаева З. Г., Гатауллина Г. Р. җитәкчелегендә планетарийда экскурсиядә булдылар.