Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Обсерваторская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422526, РТ, Зеленодольский район, п. Октябрьский, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-57-02 |
| E-Mail: | sobs.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Обсерваторская СОШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гимадиев Рафаэл Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 245 учеников |
| У нас учат: | 22 учителей |
Новости Обсерваторской СОШ
“Халыкара туган телләр көне”
Опубликовано: 06.03.2015
“Халыкара туган телләр көне”нә багышланган
әдәби-музыкаль кичә.
Быел да мәктәбебезнең укучылары “Халыкара туган телләр көне”нә яхшылап әзерләнделәр. Туган тел, татар теле турындагы шигырьләр ятладылар, халкыбызның милли көйләрен җырладылар, музыка коралларында оста уйнадылар. Бигрәк тә, 6 сыйныф укучысы Илдус Хәсәновның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Ул мандолинада оста уйнавы белән бергә, татар халкының “Әй, дусларым” җырын уңышлы башкарды.
Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел”ен бергәләшеп җырлау белән тәмамланды. Әдәби-музыкаль кичәгә укучыларны татар теле укытучылары Л.Р.Гаптрахманова, Р.И.Амурова, Д.Я.Гарифуллина һәм Н.Р.Мингалиев әзерләде. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Фоторепортаж:
“Халыкара туган телләр көне”














