Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Обсерваторская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреҗдениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422526, РТ, Зеленодольский район, п. Октябрьский, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-57-02 |
E-Mail: | sobs.zel@tatar.ru, obs-school@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Обсерваторская СОШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гимадиев Рафаэл Рашитович |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 241 учеников |
У нас учат: | 21 учителей |
Новости Обсерваторской СОШ
"Кеше. Җир. Галәм." конференциясе нәтиҗәләре
Опубликовано: 30.11.20112011 елның 29 ноябрендә "Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреждениесендә "Кеше. Җир. Галәм." исемле муниципаль фәнни-гамәли конференция булып үтте. Аның бурычлары түбәндәгеләр иде:
1. Космик тематика буенча балаларда тикшеренү һәм эзләнү эшләре күнекмәләрен үстерү.
2. Яшьләрдә авиация һәм космик техниканың үсеш тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм тиешле белем формалаштыру.
Конференциядә 5-11 сыйныфларда белем алучы 57 укучы катнашты. Алар Яшел Үзән шәһәренең №1, 9, 14 лицееннан, №3 гимназиядән, №5, 7, 15, 16 мәктәпләрдән, Яшел Үзән районының Әйшә, Обсерватория, Зөя, Норлат мәктәпләреннән, Васильево бистәсенең №1, 2, 3 мәктәбеннән һәм Усаклы гимназиясеннән килгәннәр иде.
Конференция эшендә В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенең (АОЭ) директоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор Юрий Анатольевич Нефедьев, физика-математика фәннәре кандидаты, АОЭның өлкән фәнни хезмәткәре Леонид Ислам улы Рәхимов, мәктәбебезнең педагогик хезмәт ветераны, астрономия укытучысы Равил Гаделша улы Биктаһиров катнашты.
Секция эшләренең нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр:
1. "Галәмнең Җиргә тәэсире һәм кешеләр тормышы" секциясендә җиңүче – Артамонов В. (№9 лицей), II урын – Симонова Я. (№1 лицей), III урын – Дунина В., Масленников И. (Вас. №2 мәкт.).
2. “Кеше һәм Галәм” секциясендә җиңүче – Сафин И. (№1 лицей), II урын – Устинова А. (Зөя мәкт.), III урын – Харитонова А. (№9 лицей).
3. “Гигант планеталар” секциясендә җиңүче – Гыйлаҗева А. (Норлат мәкт.), II урын – Иванова Е. (№14 лицей), III урын – Манапова Р. (Вас. №1 мәкт.).
4. “Кояш системасының барлыкка килүе” секциясендә II урын – Исимбитьева А., Пылаева Д. (Вас. №2 мәкт.), Бочков В. (Әйшә мәкт.); III урын – Вәлишина В., Камалетдинова Л., Каюрова А. (Обсерв. мәкт.).
5. “Метеоритлар һәм астероидлар. Йолдызлар.” секциясендә җиңүче – Цветкова О. (№15 мәкт.), II урын – Җәләлетдинова Г. (№14 лицей), III урын – Зарипова З. (Вас. №3 мәкт.).
Җиңүчеләрне котлаганнан соң, конференциядә катнашучыларга В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә (АОЭ) экскурсия оештырылды.
Источник: Администрация
К списку новостей