• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Обсерваторская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422526, РТ, Зеленодольский район, п. Октябрьский, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-716-57-02
E-Mail: sobs.zel@tatar.ru, obs-school@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Обсерваторская СОШ ЗМР РТ"
Руководитель: Гимадиев Рафаэл Рашитович
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 241 учеников
У нас учат: 21 учителей

Новости Обсерваторской СОШ

Уңышлар сезгә, мөгаллимнәр!

Опубликовано: 24.02.2014

2014 елның 21 февралендә мәктәбебездә “Халыкара туган телләр көне”нә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Аны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе оештырды. Остазлар үзләренең укучыларын тырышып әзерләделәр. 4 сыйныф укучысы Рамазан Минһаҗев (укытучысы Р.И.Амурова), 5сыйныф укучысы Илсур Фәйзерахманов (укытучысы Г.Ф.Исмәгыйлева), 6сыйныф укучылары Гадилә Шамилова һәм Айгөл Гыйниятуллина (укытучысы Н.Р.Мингалиев), Ләйсән Вәлишина (укытучысы Л.Р.Гаптрахманова) аеруча яхшы чыгыш ясадылар. 1сыйныф укучысы Суфия Таһированың һәм 7 сыйныф укучысы Ивилина Вәлиеваның пианинода, 5 сыйныф укучысы Илдус Хәсәновның балалайкада, 7сыйныф укучысы Гадилә Рафыйкованың скрипкада халкыбызның көйләрен уйнавы тамашачыларны җанландырып, дәртләндереп җибәрде. Әдәби-музыкаль кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нияз Рәхимҗан улы Мингалиев алып барды. Ул үзе төзегән башваткычларны укучылардан чиштерде, татар теле турында берничә презентация күрсәтте, туган телебезнең тарихы, аның халыкара тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләде. Укучыларны тантанага яхшы итеп әзерләгәне өчен музыка мәктәбе җитәкчесе Наилә Хөсәен кызына зур рәхмәт. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ф.Исмәгыйлевага, Р.И.Амуровага, Л.Р.Гаптрахмановага, Н.Р.Мингалиевкә халыкара бәйрәмне әзерләүдә күп көч куйганнары өчен аеруча мактау сүзләре әйтергә кирәк. Мөгаллимнәрнең мактаулы, авыр эшләрендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын! Сабырлык, корычтай нык сәламәтлек телик аларга!


Источник: Администрация

К списку новостей