• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Обсерваторская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422526, РТ, Зеленодольский район, п. Октябрьский, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-716-57-02
E-Mail: sobs.zel@tatar.ru, obs-school@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Обсерваторская СОШ ЗМР РТ"
Руководитель: Гимадиев Рафаэл Рашитович
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 241 учеников
У нас учат: 21 учителей

Новости Обсерваторской СОШ

Тукай фестивале гөрләп үтте

Опубликовано: 26.04.2011

     “Яздан аерып булмый Тукайны!” – дип шагыйрь Р. Фәйзуллин юкка гына язмагандыр. Һәр язда Татарстаныбызда, Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә сөекле Тукаебызның туган көнен билгеләп үтәләр...

     Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 125 ел тулды. Шушы истәлекле көнгә мәктәбебезнең укытучылары да, укучылары да ныклап әзерләнделәр. Сөекле шагыйребезгә багышланган газеталар чыгардылар, рефератлар яздылар, аның әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар, Республикабызда һәм районыбызда үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны да алдылар...

     Ниһаять, 26 апрель көнне мәктәбебездә Г. Тукайга багышланган әдәби-музыкаль фестиваль уздырылды. Башлангыч сыйныф укучыларының сәхнәләштерелгән “Шүрәле”се, 4 сыйныф укучысы И. Гайнановның “Су анасы” әсәрен сәнгатьле итеп сөйләве, 5-6 сыйныф укучыларының чыгышлары тамашачыларга бик ошады.

     6 сыйныф укучылары Б.Низамиевның баянда “Туган тел”не уйнавын, И.Ногмановның балалайкада халык көйләрен башкаруын зур кызыксыну белән тыңладылар. 7 сыйныф укучылары М.Домрачева һәм А. Яшинаның Г. Тукай шигыренә язылган “Бишек җыры”н, 10 сыйныф укучысы С. Абрамованың “Пар ат”ны җырлавы залны алкышларга күмде. Фестивальне 8Б сыйныфы укучысы Р. Госманов һәм 11 сыйныф укучысы Г. Вәлиева алып барды. Шундый яхшы фестиваль әзерләгән өчен укучыларга, укытучыларга һәм мәктәп җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсе килә...


Источник: Администрация

К списку новостей