• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Обсерваторская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе" бюджет муниципаль белем учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422526, РТ, Зеленодольский район, п. Октябрьский, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-716-57-02
E-Mail: sobs.zel@tatar.ru, obs-school@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Обсерваторская СОШ ЗМР РТ"
Руководитель: Гимадиев Рафаэл Рашитович
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 241 учеников
У нас учат: 21 учителей

Новости Обсерваторской СОШ

Музейда Тукай укулары

Опубликовано: 22.04.2011

     Бөек шагыйребезнең юбилее якынлашкан көннәрдә Татарстан Республикасында һәм чит төбәкләрдә аңа багышланган Тукай укулары дәвам итә. Шуларның берсе 2011 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендәге Габдулла Тукайның әдәби музеенда булып үтте. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган быелгы укулар “Габдулла Тукай һәм Иске Татар бистәсе” дип аталды. Анда КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Г.Тукай җәмгыяте рәисе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Резеда Кадыйр кызы Ганиева, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Рәшит Габделфәрт улы Галләмов, Тәэминә Әхмәт кызы Биктимирова, ТР Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы, Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова һ.б. чыгыш ясады.

     Тантаналы кичәнең икенче өлешендә Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән, Тукай укуларында катнашып призлы урыннар алган укучылар үзләре әзерләгән темалар буенча кунаклар алдында чыгыш ясадылар. Алар арасында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы, Яшел Үзән муниципаль районында узган Тукай укулары дипломанты, “Каурый каләм” бәйгесе җиңүчеләренең берсе Эмиль Радик улы Галиуллин (укытучысы Нияз Рәхимҗан улы Мингалиев) да бар иде. Эмиль чыгышыннан соң КФУ профессоры Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов аңа мактау сүзләре әйтте...

     Галиуллин Эмильгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез! Афәрин, Эмиль!!!


Источник: Администрация

К списку новостей