Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугеевская начальная общеобразовательная школа - детский сад Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Күгәй башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422516, РТ, Зеленодольский район, с. Кугеево, ул. Хайруллина, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-712-50-02 |
E-Mail: | Gulnara.Shayhnurova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугеевская НОШ-ДС ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шайхнурова Гульнара Рашидовна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 6 обучающихся/7 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя/2 воспитателя |
Новости Кугеевской НОШ-ДС
Шигырь укучылар конкурсы.
Опубликовано: 25.04.2014И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
1 а. б. Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле, тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирәләр. Әйе, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Тик аның гомере бик кыска була. 1913 елның апрелендә ул безнең арадан китеп тә бара.
Әдипнең исемен кешеләр зур горурлык һәм мәхәббәт белән искә алалар. Еллар, гасырлар үтсә дә, ул халык күңеленнән төшми, әсәрләре укыла. Бөек шәхес турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, ул, ничектер, күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты аңа төрле яктан ачыла бара.
2 а. б. Габдулла Тукай кечкенәдән үк бик моңлы бала булган, шигырьләр, бәетләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Барлык балалар кебек үк, ул да әкиятләр тыңларга, уйнарга яраткан. Шагыйрь яшәгән еллар ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар.
Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.
Габдулла Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә.
Тәпи басып тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.
1 а.б. Бүген бөтен татар халкы Тукайга баш ия.
Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Габдулла Тукай, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бары тик егерме җиде ел гына яшәде. Габдулла Тукай әйтерсең лә үзенең гомере аз икәнен алдан ук сизенде, йөрәге типкән вакытта мөмкин кадәр күбрәк язып калырга ашыкты. Халкыбызга гаять зур әдәби мирас калдырды.
Тормыш Габдуллага шактый ук рәхимсез була. Бер-бер артлы диярлек әти-әнисе үлеп китә. Бабасының да тормышы яхшыдан булмый, ятим малай күп балалы гаиләгә сыймый. Шул сәбәпле аның бер гаиләдән икенчесенә күчеп йөрүе башлана. Казанда да яшәп карый, Өчилегә кайта, аннан Кырлайга алып китәләр. Ниһаять, язмыш Габдулланы Җаек шәһәренә китереп чыгара. Җаек Габдулла Тукайны шагыйрь итеп җитлектергән кала. “Мотыйгия” мәдрәсәсендә алган белем, үзлегеннән күп уку, биредәге әдәби иҗат мөхите аның таланты ачылуга ярдәм итә. 1907 елда моннан аерылып Казанга китү 21 яшьлек шагыйрь егеткә бик авыр була. “Пар ат” шигырендә ул Җаек белән “хуш, гомер иткән шәһәр” дип саубуллаша.
Аерылу никадәр моңсу булмасын, шагыйрь төшенкелеккә бирелми. Аны татар халкының мәркәзе - Казан көтә. Бу аның күңелен күтәреп җибәрә. Чыннан да, Казанда яшәгән алты ел вакыт аның иҗатында иң нәтиҗәле һәм бай чор. “Су анасы”, “Таз”, “Эштән чыгарылган татар кызына”, “Туган авыл”, “Туган тел”, “Көзге җилләр” һәм башка әсәрләр иҗат ителә. “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш” поэмасын да шагыйрь Казанга кайткач яза.
Габдулла Тукайның шәхси тормышы белән туган халкы язмышы бер төсле иде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды. Ул үзенең шагыйрьлек вазифасын әнә шулай намусы кушканча башкарды.
2 а.б. Без Габдулла Тукай белән горурланабыз. Ул безнең татар халкын бизәп торучы асылташ. Шуңа күрә аңа зур игътибарыбызны күрсәтү өчен композиторлар шигырьләрен көйгә салып, безнең яраткан җырларыбызга әверелде. Бүген дә без аның шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны искә төшерербез.
Шигърият бәйрәме.
1. Абдулхаев Илмир “Иртә”
2. Заһидуллина Резеда “Яңгыр илә Кояш”
3. Шәйхнуров Булат “Шүрәле” әсәреннән өзек
Җыр. “Карлыгач”
4. Шәйхнуров Мурат “Кызыклы шәкерт”
5. Ихсанов Фәнил “Бала белән Күбәләк”
6. Заһидуллин Рәмил “Гали белән кәҗә”
Җыр. “Туган авыл”
7. Гайнуллина Хания “Эш беткәч уйнарга ярый”
8. Хайруллина Эльмира “Туган авыл”
9. Җәләлиев Җәмил “Безнең бабай”
Җыр. “Туган тел”
К списку новостей