Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугеевская начальная общеобразовательная школа - детский сад Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Күгәй башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422516, РТ, Зеленодольский район, с. Кугеево, ул. Хайруллина, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-712-50-02 |
E-Mail: | Gulnara.Shayhnurova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугеевская НОШ-ДС ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шайхнурова Гульнара Рашидовна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 6 обучающихся/7 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя/2 воспитателя |
Новости Кугеевской НОШ-ДС
"Сез боларны беләсезме?" Әдәби викторина.
Опубликовано: 21.04.2014
Сез боларны беләсезме?
1. Г.Тукай кайсы авылда, кем гаиләсендә туа?
2. Казанда ул кемнәрдә яши?
3. Кечкенә Габдулла мәдрәсәдә нинди китаплар укый?
4. Әнисе кияүгә чыгып, Сасна Пүчинкәсенә киткәндә Габдулланы кемгә биреп калдырган?
5. Габдулла Тукай кайсы авылда сабакка йөри башлый?
6. Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынган?
Шигырьне таны
1. Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
2. Әлли – бәлли көйләрем.
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул дия рем.
3.Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды бер дә алмастан күзен.
4. Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
5. Китте болар. Бара, һаман бара, бара,-
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
6.Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.
7.Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
8.Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
9.Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең матурлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
10.Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
11.Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
12.Ул көн буе аузы белән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
13.Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
14.Каты эссе.. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.
К списку новостей