• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугеевская начальная общеобразовательная школа - детский сад Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Күгәй башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы" Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугеевская начальная общеобразовательная школа - детский сад Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Күгәй башлангыч гомуми белем мәктәбе - балалар бакчасы" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422516, РТ, Зеленодольский район, с. Кугеево, ул. Хайруллина, д. 11а
Телефон: +7(843)-712-50-02
E-Mail: Gulnara.Shayhnurova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кугеевская НОШ-ДС ЗМР РТ"
Руководитель: Шайхнурова Гульнара Рашидовна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 6 обучающихся/7 воспитанников
У нас учат: 2 учителя/2 воспитателя

Новости Кугеевской НОШ-ДС

Кышкы каникуллар имин үтсен!

Опубликовано: 01.01.2022

Кышкы каникуллар имин үтсен

Гадәттә, каникуллар вакытында балаларның урамда яки көнкүреш шартларында имгәнүләре күзәтелә, травма алу куркынычы арта. Бәтке мәктәбе укытучылары балаларга бу чорда куркынычсызлык чараларын искәртә.

Балаларга кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр өлкәннәрдән башка урамда йөрергә рөхсәт ителми. Җәяүле балалар юл һәлакәтләренә сәбәпче булмасын. Сабыйлар куркынычсызлык турында онытып, юлда шаярышып уеннар да оештыралар. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга кабат искәртеп алыгыз. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Саклык өчен киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар ябыштыру кирәк. 
Автомобильдә йөргәндә куркынычсызлык каешларын эләктерү, балаларны махсус җайланма-автокреслода йөртү шарт. 
Кышкы уеннар куркынычсызлыгына килгәндә, балалар текә hәм бозлы тауда чаңгыда шумасыннар. Тимераякта махсус җиһазландырылган шугалакларда гына шуарга ярый. Ачык сулыкларда йөрү катгый тыела! Түбәләрдән асылынып торган боз сөңгеләре дә сәламәтлек өчен куркыныч. Мондый урыннарны читләтеп үтү кирәк. 
Балаларга пиротехниканы мөстәкыйль сатып алу һәм аны өлкәннәр контроленнән башка куллану тыела. 18 яшькә кадәрге балаларга петардалар, фейерверклар, шартлаткычлар куллану рөхсәт ителми. Чыршыны да тиз янып китмәүче уенчыклар белән генә бизәргә кирәк. Бина эчендә бенгаль утлары кабызырга, хлопушка һәм балавыз шәмнәре кулланырга рөхсәт ителми. Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар чорында салкын тидереп, грипп авыруларын да кисәтергә онытмагыз. 

 



К списку новостей