Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №3 Зеленодольского муниципального района РеспубликиТатарстан"/ «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 3 нче номерлы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 422550, г. Зеленодольск, ул. Космонавтов, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-715-29-29 |
E-Mail: | Gimnaziya.3@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №3 ЗМР РТ» |
Руководитель: | Ильина Марина Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 1058, иностранные граждане в гимназии не обучаются |
У нас учат: | 72 |
Новости гимназии №3
КФУ галимнәре "Үз халкын таныткан татарлар" халыкара конференциясендә
Опубликовано: 22.02.2019КФУның база белем бирү оешмасы - Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе базасында “Үз халкын таныткан татарлар” исемендәге IV халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул һәрдаим ел саен үткәрелә. Конференция эшендә катнашучылар арасында педагоглар, фән, мәдәният, сәнгать әһелләре, студентлар, өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Тантаналы төстә конференцияне ачып җибәрүче гимназия директоры Ильина Марина Анатольевна үзе җитәкләгән уку йортының уңышлары белән таныштырып, укучылары һәм укытучылар коллективы белән горурлануын белдерде. Конференция җитәкчеләре, махсус чакырылган кунаклар арасында түбәндәгеләр булды: Габдулхаков Валерьян Фаритович - педагогика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Россия педагогика һәм социаль фәннәр академиясе академигы, гимназиянең фәнни җитәкчесе; Салахова Роза Абраровна - Яшел Үзән шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең укыту-методик тәэмин итү бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты; Әхмәтҗанова Фәния Кәбировна - Ватаным Татарстан газетасының баш редактор урынбасары; “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкиле һ.б.ш.
Чакырылган кунаклар арасында шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы педагог-галимнәре – доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна, доцент Габдрахманова Рәшидә Габдельбакиевна, Куба республикасыннан кафедрага фәнни стажер булып билгеләнгән Орландо Габриэль, магистрантлар да булды. Алар жюри әгъзалары функциясен үтәделәр, зур эш башкарып чыктылар һәм конференция эшенә ямь һәм дәрт өстәп җибәрделәр.
Төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче фәнни-эзләнү конференциясе гимназия укучыларының профессиональ куелган концерты белән дәвам итте. Аннан катнашучылар 5 секциягә бүленеп эшләде. Конференциядә катнашучыларның чыгышлары көчле булды, аларның үз халык вәкилләрен танытырга, данландырырга, омтылуы бик көчле сизелде.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә тотрыклы этник прогресс күзәтелә. Мондый прогрессның төп сәбәбе булып аерым этносларны тарихи, социаль-сәяси яктан юкка чыгарырга омтылу тора. Татар халкы да искәрмә түгел: күп кенә мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендәге танылган әһелләр онытылган яисә күбесен белеп бетермиләр. Хәзерге мәктәп укучылары үткәннәрне генә түгел, хәзерге Россиянең танылган татарларын да яхшы белүләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар, катнашучыларга сертификатлар бирелде.
Әлеге рухтагы конференцияларны уздыру бик мөһим, алар үсеп килүче яшьләргә бик уңайлы рәвештә тәэсир итәләр: без укучыларда дөньяда һәм Россиядә мәдәниятләрнең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштырабыз, укучыларны тынычлык, түземлелек, гуманлы милләтара рухта тәрбиялибез, тәнкыйди фикерләү сәләтен формалаштырабыз һәм үстерәбез, этнотерантлыкны үстерәбез, укучыларда «тарихи хәтер» үсеше аша милли үзаң, абруй, намус хисен формалаштырабыз, балада уз Ватанына, үз халкының тарихына кызыксыну уятабыз, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбиялибез, һүм, әлбәттә, укучының шәхси, мәдәни үзбилгеләнү сәләтен формалаштырабыз.
Источник: https://kpfu.ru/psychology/kfu-galimn1241re-391198z-halkyn-tanytkan-357165.html
К списку новостей