МБОУ «Уруссинская средняя общеобразовательная школа №3» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компентенции в электронном образовании) / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (Электрон белем бирүдә компетенция үзәге)
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 22 а |
| Телефон: | +7(855)-932-70-93 |
| E-Mail: | Shkola3.Urussu@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская СОШ №3" |
| Руководитель: | Тагирова Лилия Мавзировна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 406 учеников (иностранные граждане - 1) |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости
Халыкара туган тел көненә багышланган татар теле атналыгының отчеты
Опубликовано: 21.02.2015
Алдан расланган план буенча мәктәбебездә халыкара туган тел атналыгы үткәрелде. Татар теле укытучылары һәм укучыларыбыз алдына түбәндәге бурычлар куелды:
туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирү;
каләм осталарының телебез турында әйтелгән канатлы фикерләре белән танышу;
тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәнү.
“Телләр белгән - илләр гизгән” – исеме астында стенд төзелде.Укучыларыбыз тел яңалыклары, туган телебез тарихы, төрле конкурсларның нәтиҗәләре белән танышып барды.
Укытучылар Шәрипова Р.Р. һәм Гарипова З.Х. татар халык мәкальләре буенча рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Укучылар, мәкальләрне сәнгать теле белән аңлатып, бик матур рәсемнәр ясадылар. Бу конкурста 5-7 сыйныф укучылары катнашты. I урын – Труш А., Хуббатова И., II урын - Миронова Е., Ширеев А., III урын - Гыйльметдинов Б.
Латыйпова Л.В. һәм Әхтәмова Л.М. “Сәнгатьле сүз остасы “ конкурсы үткәрделәр. Конкурста җиңгән укучылар “Тукай укулары” дип исемләнгән республика конкурсының район этабында катнаштылар.
Укытучылар Хәмидуллина А.Т. һәм Зарипова Р.К 8нче сыйныф укучылары белән “Татар халык ашлары” темасына проект эше эшләделәр һәм үз эшләрен сыйныфташлары һәм жюри алдында якладылар. Бу эш укучыларда зур кызыксыну уятты. Эшне йомгаклап, укучылар токмач кисү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
7-9 сыйныфлар өчен “Иң яхшы укучы” конкурсы үткәрелде. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен, матур язу осталыкларын күрсәттеләр. Бу чараны укытучы Ибраһимова Җ.Ә. үткәрде.
9-11 сыйныф укучылары арасында әдәби викторина булды. Укучылар Гаяз Исхакый иҗаты буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Айгөл башкаруында туган якка багышланган җыр тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр.
9 сыйныф укучысы Имаметдинов Илнар туган тел айлыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган Төбәкара лингвистик фәнни практик укуларда уңышлы чыгыш ясады.
Атналык буенча Зарипова Р.К. йомгак ясады, актив катнашкан укучыларны билгеләде.
К списку новостей









