МБОУ «Уруссинская средняя общеобразовательная школа №3» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компентенции в электронном образовании) / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (Электрон белем бирүдә компетенция үзәге)
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 22 а |
| Телефон: | +7(855)-932-70-93 |
| E-Mail: | Shkola3.Urussu@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская СОШ №3" |
| Руководитель: | Тагирова Лилия Мавзировна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 406 учеников (иностранные граждане - 1) |
| У нас учат: | 36 учителей |
Новости
“Шигърият бәйрәме”
Опубликовано: 27.04.2016Апрель ае Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган чараларга бай булды. Һәрберсенең максаты бөек шагыйрьнең исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү иде. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да бу чаралардан читтә калмады. Мәктәп күләмендә оештырылган барлык чараларда, конкурс-бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Тукай иҗаты турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә төрле темаларга рәсемнәр, макетлар ясадылар, проект эшләре башкардылар, газеталар чыгардылар: “Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары”, “Габдулла Тукайга багышлаган истәлекле урыннар”, “Тукай иҗатына сәяхәт”. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирде. Укучылар кызыксынып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Атналыкны йомгаклап, “Шигърият бәйрәме” үткәрелде. Төрле сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән бу чара Тукай шигырьләренә язылган җырлар һәм шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.
Менә шулай итеп, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша, Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Тукайның бөек иҗатына мәдхия җырлыйбыз, үзен олылыйбыз. Тукайга багышланган бу күркәм гамәлебез һәр язның апрель аенда кабатлана һәм кабатланачак.
К списку новостей









