Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт |
| Телефон: | +7(85593)-2-44-09 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская гимназия" |
| Руководитель: | Белалова Гулдания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә |
Новости Уруссинская гимназия
Гимназиялеләр - “Тамчы-шоу” җиңүчеләре
Опубликовано: 03.11.2015Урыссу гимназиясенең “Тамчы-шоу” уенында катнашу тарихы сентябрь аена барып тоташа. Әзерлек этабы гимназия директоры Белалова Гөлдания Нурлыгаян кызының әлеге тапшыруда катнашырга теләк белдереп язылган хатыннан башланды. Чакыруны һәм уенның нигезләмәсен без түземсезлек белән көтеп алдык.
“Тамчы-шоу” уены кысаларында дүрт турдан торган бәйгегә 6 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Ильвина, 7 нче сыйныфтан Хәкимова Алия, ә 8 нчедән Идрисова Әдилә үзләренең командаларын булдырып, гимназиябез һәм районыбыз данын якларга әзерләнә башладылар. Бу - күпкырлы белем таләп итә торган интеллектуаль уен. Огнева Зөләйха Касыйм кызы, Ахунова Венера Салих кызы һәм Садыйкова Фирүзә Илкам кызы җитәкчелегендә кызлар география, татар теле, татар әдәбияты, шулай ук дөньяви билгеле мәгълүматлар буенча үзләренең белемнәрен тирәнәйттеләр.
Менә көтеп алган 2 нче ноябрь көне җитте. Көчле җиңү дәрте белән без Казан шәһәренең Ш.Усманов урамында урнашкан “Яңа гасыр телевидениесе” студиясенә юл тоттык. Әлки районының Базарлы Матак гимназиясе укучылары белән безнең “Тамчылар” командасы уен башында очраштылар. Командалар бер-берсенә игътибарлы, хәтта ярдәмчел дә булдылар. Ләкин бәйге бәйге инде. Аның җиңүчесе булырга тиеш. Гимназиябез укучылары үзләренең көндәшләреннән көчлерәк булуларын күрсәтеп, беренче урынга чыктылар. Афәрин сезгә, кызлар!
К списку новостей






