Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт |
| Телефон: | +7(85593)-2-44-09 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская гимназия" |
| Руководитель: | Белалова Гулдания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә |
Новости Уруссинская гимназия
Сәләт
Опубликовано: 04.03.20157 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районында сәләтле балалар өчен «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте.
Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Буа районы администрациясе һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 районыннан һәм шәһәрләреннән 60 бала катнашты. Алар арасында Ютазы районы Уруссу гимназиясе балалары.да бар иде.
Программада «Сәләт» хәрәкәтен алга җибәрүгә һәм Татарстан Республикасы районнарында «Сәләт» клублары оештырылуга зур игътибар бирелде. Якын киләчәктә Казан, Буа, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Сәләт» клублары булачак.
«Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга да, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк», - дип белдерде «Сәләт» клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова.
Семинарның эчтәлегенә килгәндә, оештыручылар тарафыннан бик күп эш төрләре алынган иде. Башта катнашучыларны «Сәләт» дөньясы белән – принциплар, проектлар, гомумән, «Сәләт» клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары инде Анна Фельдман тарафыннан псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Семинарда катнашучылар командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләренә төшенделәр.
Алдагы көннәрдә Урыссу гимназиясендә дә “Саләт” клубы ачылуына өмет белән яшибез. Алда безне яңа үрләр көтә!
К списку новостей






