• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Школы
  • МБОУ "Уруссинская гимназия" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Урыссу гимназиясе”

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт
Телефон: +7(85593)-2-44-09
E-Mail: Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уруссинская гимназия"
Руководитель: Белалова Гулдания Нурлыгаяновна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә

Новости Уруссинская гимназия

Төбәкара фәнни-гамәли конференция

Опубликовано: 10.04.2014

Чарага  ут  күршеләребез  Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекләре җитәкчеләре,  милли тәрбия өчен җаваплы булган мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, “Бөгелмә авазы”, “Альметьевские вести” газеталарының  баш мөхәррирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар чакырылган иде. Чараның татар теленә, гореф-гадәтләренә өстенлек бирүче гимназиядә узуы да юкка түгел. Ишек төбеннән үк милли киемнәр кигән егет белән кыз татар халкының татлы ризыгы - чәк-чәк белән саф татар телендә исәнләшеп каршы алдылар. Гимназия фойесында район укучыларының кул эшләреннән күргәзмә белән танышырга мөмкин иде.

 Район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин килгән кунакларны кыскача гына районның социаль-икътисади торышы белән таныштырып үтте.   Чыгыш ясаучылар мәгърифәт юлында лаеклы урын биләүче татар хатын-кызларыбызга мәдхия җырлады. Ә чараның төп максаты - җыелучыларны якты дөньяда нибары 25 ел гына яшәвенә карамастан, замандашларында иң матур истәлекләр генә калдырган гүзәл зат – шагыйрә һәм публицист-мөхәррир  Фатыйма–Фәридә Ваһапова–Нәүрүзованың тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыру иде. Сәлимә Шәрәфиева исемендәге “Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү” музее директоры Гөлнара Хәмидуллина җыелучылар игътибарына әлеге гүзәл зат язмышын бәян итте.

Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан килгән кунакларыбыз да узган гасырда яшәп иҗат иткән татар хатын-кыз зыялылары, үз районнарыннан чыккан мөгаллимнәр белән таныштырдылар. “Мәхмүт” мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Мәрданшин мәгариф һәм диннең бәйләнеше турында сөйләде. Конференцияне йомгаклап, Кәрәкәшле авылы мәктәбенә Фатыйма-Фәридә исемен бирү тәкъдиме белән чыккан Наилә Хуснетдинова катнашучыларның хуплавын тапты.   



К списку новостей