Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт |
| Телефон: | +7(85593)-2-44-09 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская гимназия" |
| Руководитель: | Белалова Гулдания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә |
Новости Уруссинская гимназия
Фәүзия Гарипова белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 28.02.2014Бүген без шигырьләреннән нечкә җанлы, күзәтүчән, намуслы ханымның кичерешләрен тоемларга мөмкин булган, табигать биргән юмарт талантка ия, иҗат чишмәсе ташып торучы, ачык йөзле Фәүзия Әбүбәкер кызы Гарипова белән очрашуга җыелдык.
(Фәүзия Гарипованың кыскача гына тормыш юлы турында сөйләп кителә). Сүз гимназия директоры Котдусова Гүзәлия Рәсим кызына бирелә.
Фәүзия Әбүбәкер кызы Мөслим районының Ташлыяр авылында 1933 нче елның 23 мартында дөньяга килгән. Әтисе – Хафизов Әбүбәкер үз чорының укымышлы кешесе булып, инде Совет власте елларында үзлегеннән рус хәрефе өйрәнеп, агроном булып эшли. Әнисе – Махиәнвәр апа, Сарман районы Кәүҗияк авылы кызы. Ул чордагы димчеләр ярдәме белән, Ташлыяр авылына килен булып тошә. Куп бала тәрбияләп устерәләр. Фәүзия апа Башкортстанның Октябрьский каласында төзелештә эшли. Озак еллар Урыссу почтасында почтальон булып, соңыннан оператор булып хезмәт куя. Почта булекчәсендә эшләгәндә, бары тик үзен уңай яктан гына курсәтә. Рәсеме почет тактасыннан төшми. Ул шушы вакытта кулында каләм тибрәтә башлый.
Фәүзия апа укучыларны узенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен сөйләп китте. Бигрәк тә балачагына, әнисенә, тормышка багышлап язылган шигырьләре, укучылар куңелендә, тирән тәэсир калдырды. Мәсәлән, « Гел куңелемдә йөртәм», «Тилмермәсен сабыйлар», «Әнкәемә» шигырендә бу бик ачык чагыла.
Шигырь ничек туа соң ул? – дигән сорауга:
- « Син кайсы гына шигыреңне хәтергә төшермә,аларның нигезендә ниндидер берәр тормыш мизгеле, вакыйга ятканын курәсең. Ул шигырьләргә карап узе үткән юлны ачык итеп, күз алдына китерәсең.Тормышны үзе аша кичерми торып, бер генә яхшы шигырь дә тумый, ахрысы, шигырьнең шулай көтмәгәндә тууына тормыш узе генә сәбәпчедер. Шигырь синең йөрэгенә, үзең дә сизмәстән, төрле юллар белән үтеп керә»,- ди ул.
Фәүзия Әбүбәкер кызы киң күнелле, эчкерсез, тормыш авырлыкларына бирешмичә атлаучы ханым, аның, олы яшьтә булуына карамастан, даими рәвештә шигырь һәм мәкаләләр язуы һәммәбезне чын – чынлап сокландыра.
Картлык белән тарткалашам,
Аклар сибә чәчемә.
Өлкән яшьтә булсам да,
Гел кайтам яшьлегемә – дип яза Фәүзия апа.
Фәүзия апа, тормыш иптәше Сәгыйть абый белән ярты гасырдан артык инде пар канатлар булып, үрнәк гаиләләр сафында яшиләр. Үзләре кебек ук уңган, булган, өч кыз үстергәннәр. Аның күп шигырьләрендә балаларга булган олы мәхәббәт тирән чагыла.
Фәүзия апаның күп кенә шигырьләре «Ютазы таңы» гәҗите битләрендә дә басылып чыга.
Рәхмәт йөзеннэн, 3 нче сыйныф укучылары да бик матур чыгыш әзерләделәр.
Фәүзия апа- тик тормас, тынгысыз җанлы кеше.
Аның шигырьләре бик үзенчәлекле, тәрбияви. Аларда моң да, сагыш - хәсрәт тә, шатлык - куаныч та, назлы мәхәббәт тә үз урынын алган…
К списку новостей






