Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт |
| Телефон: | +7(85593)-2-44-09 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская гимназия" |
| Руководитель: | Белалова Гулдания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә |
Новости Уруссинская гимназия
Урыссу гимназиясендә дублер көне
Опубликовано: 22.04.2016Укучыларның укытучы булып уйнавыннан гыйбарәт булган дублер көнен уздыру елдан-ел абруй казана бара. Моннан тыш, мөгаллим роленә кергән балаларда гомумән үз тормышларын педагогика белән бәйләү теләге туа. Дублер көне алдыннан гимназиядә белем алучылар үзләре теләгән фәнне сайлый, укытучылар, өйдә әзерләнер өчен, дублерларга темалар бирә. Икенче көнне алар кече сыйныф укучылары алдында материалны ачарга тиеш була. Табигый ки, һәркем үз күңеленә һуш килгән, яратып үзләштергән фәнне сайлый. Аларны хәтта директор вазифасы да куркытмый. Алай гына да түгел, гимназистларның күпчелеге бу эшкә алынырга ашкынып торуын да белдерә. Шулай да иң җитди һәм җаваплы кешене сайларга туры килә. Унынчы сыйныф укучысы Кирилл Хисмәтов нәкъ менә шундый булып чыга.Эчке ак күлмәгенә галстук таккан, килешле костюм киеп алган үсмер чынлап та начальникны хәтерләтте. Аның эчке дөньясы да тышкы кыяфәтенә тәңгәл килде. Кирилл иртүк “үз кулы астында” эшләүчеләрне кабинетына дәште, расписание белән таныштырды һәм иҗади уңышлар теләде. Методик эш буенча директор урынбасары Элдар Кунакбаев (9 сыйныф), укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ильмира Исхакова (11 сыйныф) дәресләрдә булды, дисциплинаны күзәтте, “укытучыларның” үз фәннәрен белү һәм укыту дәрәҗәсен ачыклады. Болар бөтенесе дә көнгә нәтиҗә ясаганда исәпкә алынды.
К списку новостей






