Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423951, Республика Татарстан, Ютазинский муниципальный район п.г.т. Уруссу, ул. Фаниса Каримова, дом 16, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы, Уруссу шәhәр тибындәге поселок Фәнис Кәримов урамы, 16нчы йорт |
| Телефон: | +7(85593)-2-44-09 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Urussinska@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уруссинская гимназия" |
| Руководитель: | Белалова Гулдания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 557 учащихся/ бездә 557 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 41 педагог/ аларга 41укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уруссинская гимназия» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе» - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>
-
Дублер көне 14.10.2016

Урыссу гимназиясендә укучылар үзидарәсе Укытучылар көненә багышлап Дублер көне үткәрделәр. Бу чарага өлкән сыйныф укучылары алдан зур әзерлек алып барды. Алар укытучылары белән киңәшләшеп дәрес конспектлары төзеделәр, күрсәтмәле әсбаплар ясадылар. Яңа “укытучыларның” дәресләрен балалар җылы кабул итте, бик теләп үз белемнәрен күрсәттеләр. Көн башында яңа “директор” планерка уздырса, көн ахырында тагын барлык”укытучыларны” җыеп киңәшмә үткәрде, аеруча яхшы уздырылган дәресләрне әйтеп үтте. Дублер көнендә укытучылар хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы икәнен өлкән сыйныф укучылары үз җилкәләрендә татыды. Бу аларның укытучыларга ихтирамын тагын да арттырды.
-
Здоровая пробежка 11.10.2016

Участники проекта "SaMoSтоятельные дети организовали и провели акцию "Здоровая пробежка". Ребята вышли на улицы поселка Уруссу и с лозунгами "Мы за ЗОЖ", призывали жителей поселка присоединяться к ним.
-
Акция «Чиста территория» 08.10.2016

Бүген Урыссу гимназиясенең территориясендә субботник үткәрелде. Субботникта 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Көзге агачлардан коелган яфракларны бергәләшеп җыйдык. Ишек аллары себерелде. Тирә- якта бер чүп калмады.
-
Укытучылар көне 06.10.2016

Октябрь аенда бар дөнья Укытучылар көнен билгеләп үтә. Укытучы сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә.Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга,аны яратырга өйрәтә.Безнең гимназиябездә дә укытучылар көне зурлап билгеләп үтелде. Укучылар укытучыларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, котлау сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм тамашасы бик күңелле үтте.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре дәрес 05.10.2016

5 октябрь көнне 2 нче сыйныфта “Куркынычсызлык кагыйдәләре” дәресе үтте. Сыйныф җитәкчесе Маслова Э.Р. укучыларга “Юл йөрү кагыйдәләре” иленә мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Аларны ЮИД отряды членнары үз эшләре белән таныштырдылар. Бу дәрестә Р.И.Игнатьева да чыгыш ясады һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Җылы очрашу! 04.10.2016

Урыссу гимназиясе укучылары төрле елларда укыткан укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады.
-
Cыйныф сәгате 04.10.2016

4 октябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары Өлкәннәр көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрделәр. Сыйныф сәгатендә гомер буе тәрбияче булып эшләгән Сайфутдинова Рәсимә Заяр кызы чыгыш ясады. Ул үзенең тормыш юлын, кыен балачагы турында сөйләде. Укучылар аны игътибар белән тыңладылар һәм соңыннан сораулар бирделәр. Бу очрашу балаларга да, килгән кунакка да бик ошады.
-
Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә катнашу. 03.10.2016

Бүген гимназия коллективы укытучылары Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә актив катнаштылар.
-
Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!! 03.10.2016
Хөрмәтле өлкәннәребез!Сез барыгыз да безнең мәктәбебезнең яраткан кешеләре. Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп, шатлык-куанычта гомер кичерергә язсын. Гомер көзләрегез һәрвакыт кояшлы һәм җылы булсын.Гимназия коллективы. -
Интересная встреча 30.09.2016

29 сентября в гимназии прошел классный час, посвященный Дню пожилых людей. На мероприятие была приглашена ветеран педагогического труда, председатель общественного совета и помощник уполномоченного по правам человека Р.К. Муллагалиева. Римма Каримовна рассказала учащимся о своей интересной жизни ребятам, о любви к своей профессии.






