Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б |
| Телефон: | +7(855)-934-42-36 |
| E-Mail: | Shkola.Staro-urussin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ" |
| Руководитель: | Муртазина Айназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет) |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
Музейга сәяхәт – патриотик тәрбия бирүдә бер алым
Опубликовано: 12.02.201612 февральдә 4 нче сыйныф укучылары укытучылары Зәйдуллина Айгөл Сәрьян кызы белән бергәләп Ютазы районының Кәрәкәшле авылында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена бардылар. Әлеге сәяхәт, беренчедән, патриотик тәрбия чарасы булып торса, икенчедән, балаларның тарихи- мәдәни мираска карата үзбәя бирүләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Музейга сәяхәт Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан оештырылды. Башта музей хезмәткәре гомуми экскурсия үткәрде, ә аннан соң инде Бөек Ватан сугышына, Җиңүгә, Муса Җәлилгә багышланган экспонатлар белән таныштырды. Ул безнең районнан чыккан бердәнбер Советлар Союзы герое, тумышы белән Бәйрәкәтамак авылы егете булган Фатыйх Шәрипов белән бәйле экспонатлар турында күбрәк мәгълүмат бирде.
Экскурсиянең ахырында укучылар күңелләренә хуш килгән экспонатлар янында фотографиягә төштеләр, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен әйттеләр.
К списку новостей







