• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Школы
  • МБОУ "Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б
Телефон: +7(855)-934-42-36
E-Mail: Shkola.Staro-urussin@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
Руководитель: Муртазина Айназ Талгатовна
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет)
У нас учат: 15 учителей

Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"

Авыл фермасына экскурсия

Опубликовано: 19.01.2016

     19 январьда 4 нче сыйныф укучылары  һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Иске Урыссу авылында урнашкан фермага экскурсиягә бардылар. Бу гадәти генә экскурсия булмады, ә укучыларга  практик эшләп карау мөмкинлеге дә тудырылды. Бозаучылыкта эшләүче Идиятова Рәзинә ханым балаларга кечкенә бозауларны  шешә  аша сөт имезеп карарга, зуррак (1-2 айлык) бозауларга чиләктән сөт эчертергә мөмкинлек бирде. Ул укучыларга дару үләннәре катнашмасыннан ясалган төнәтмәләрне нәни бозауларга эчертүнең файдасы, бозауларны дөрес итеп  карау кирәклеге турында сөйләде. Рәзинә ханым сөйләгәннәр укучылар күңеленә хуш килде. Балалар фермадан чыгып киткәндә, аңа кат-кат рәхмәт әйттеләр!

Бозаучылыктан соң, укучылар үзләренең укытучылары белән сыерчылык һәм мал симертүчелек белән шөгыльләнүче фермаларда булдылар. Экскурсияне йомгаклап, алар бозаучылыкта һәм сыерчылыкта төрле хезмәтләр башкару өчен кирәк булган атлар янында тукталып, аларның хезмәте турында сыйныф җитәкчеләре Айгөл Сәрьяновна сөйләгәнне тыңлап хозурландылар.



К списку новостей