Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б |
| Телефон: | +7(855)-934-42-36 |
| E-Mail: | Shkola.Staro-urussin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ" |
| Руководитель: | Муртазина Айназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет) |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
Әйтер сүзебез, күрсәтер эшебез бар...
Опубликовано: 05.02.20154 нче февраль көнне мәктәбебездә шушы баш астында ачык бердәм класстан тыш чара үткәрелде. Югары класс укучылары үзләренә беркетелгән сугыш ветераннары турында эзләнү эшләре буенча чыгышларын һәм презентацияләрен тәкъдим иттеләр. 10 класс укучылары бүгенге көндә авылыбыздагы бердәнбер исән сугыш ветераны Мортазина Салиха белән очрашу видеоязмасын күрсәттеләр.Китапханәче Гәрәева Лилия китап күргәзмәсен һәм Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләргә күзәтү ясады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара сәнгатьле сүз, җыр, музыка , презентацияләр карау белән үрелеп барды. Директор урынбасары Хәмитова И. М. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер макеты белән таныштырды. Очрашуга җирле үзидарә җитәкчесе Мухаметзянова Р.С., сугыш чоры баласы Кәлимуллина Х. апа да килде. Чара эмоциональ, күңел кылларын нечкәртерлек рухта алып барылды. Бу җаваплы эшне 10 классның класс җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфикова Г.С. оештырды һәм алып барды. Истәлеккә фотога төшү оештырылды. Урыссу бистәсе телеведениесеннән видеога да төшерделәр. Мондый чаралар укучыларның күңелендә уелып калыр һәм тирән хатирәләр саклар дип ышанып каласы килә. Мәктәп директоры укучыларга, килгән кунакларга, оештыручыларга үзенең рәхмәтен белдерде.
К списку новостей







