Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б |
| Телефон: | +7(855)-934-42-36 |
| E-Mail: | Shkola.Staro-urussin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ" |
| Руководитель: | Муртазина Айназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет) |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
День мам
Опубликовано: 29.11.2014Йөрәгемнең иң түрендә - иң кадерле әнием...
Һәркем үз гомерендә әнисенә бурычлы.Чөнки әниләр безне дөньяга тудыручылар,күпме йокысыз төннәр буе безне багучылар. Үсеп җиткәч тә һәр адымыбызга сөенеп, һәр уңышыбызга шатланып яшәүчеләр алар, әниләр! Менә инде берничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләр бәйрәме билгеләп үтелә. Без моңа бик шат. Шул уңайдан – без, мәктәп укучылары, музыка укытучыбыз Хафизова Дамира Мөнир кызы белән сөйләшеп, әниләребезне бәйрәм белән котларга булдык. 28 нче ноябрь көнне мәдәният йортында үз көчебез белән концерт әзерләп, чыгыш ясадык. Әниләребезгә багышланган җырлар, аларны котлап башкарган биюләребез, төрле формадагы чыгышларыбызны кадерле әниләребез бик яратып карадылар.Концертта «Сайра, сандугач» түгәрәгенә йөрүчеләр, аның элекке елларда гы тәрбияләнүчеләре ихлас күңелдән чыгыш ясадылар.Әниләрдән Садыйкова Рәйлә апа, Йосыпова Гөлнара апалар да безгә ярдәм иттеләр. Әниләр бәйрәме үзенең популярлыгын югалтмасын иде, безнең кадерлеләребез һәрчак исән – имин булсыннар иде дигән теләктә калабыз.
Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучылары Сөнәгатуллина Гөлназ һәм Абдуллина Ләйлә.
К списку новостей







