Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Уруссинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423960, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старые Уруссу, ул. Советская, д. 45б |
| Телефон: | +7(855)-934-42-36 |
| E-Mail: | Shkola.Staro-urussin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ" |
| Руководитель: | Муртазина Айназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 53 ученика (иностранных граждан-обучающихся нет) |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ"
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 16.03.2017
Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслекләр “Әлифба” һәм “Азбука” белән саубуллаштылар. Җир йөзендәге һәр кеше зур дулкынлану белән Әлифбаны һәм Азбуканы беренче тапкыр кулга алган мизгелне һәрчак исенә төшерә. Чөнки белем дөньясына беренче адымны ул Әлифбадан, Азбукадан башлый.
Укучылар бәйрәм барышында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннарда катнаштылар, кунакка килгән Әлифбага үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Аларның әти-әниләре үзләре беренче сыйныфта укыганда ятлаган шигырьләрен искә төшерделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итү һәркемнең күңеленә хуш килде!
К списку новостей







