Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә «Яруллин укулары» төбәкара бәйгесе узды. Менә инде ике ел рәттән ул Татарстан Дәүләт Советы грантын откан «Бәрәкәт» проекты кысаларында оештырыла.
Бәйгегә Баулы, Ютазы районнары, Башкортстан мәктәпләреннән 80гә якын кеше килде. Укучылар төрле номинацияләрдә Фәнис Яруллинның шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар белән чыгыш ясадылар.
Бәйге чын мәгънәсендә шигырь һәм җыр бәйрәменә әверелде. Ул якташыбызны хөрмәт итүчеләрне, аның иҗатын яратучыларны берләштерде. Мәктәп кунаклары бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
«Үзе иҗат иткән шигырь» номинациясендә 2 нче урын Иске Урыссу мәктэбенең 4 нче сыйныф укучысы Марданова Динә яулады. Җитәкчесе Шакирова Фәридә Сәлмән кызы.
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга – бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Чара Фәнис Яруллинның Кызылъяр мәктәбе гимнына әверелгән "Анам теле» җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
Марданова Динәне һәм Фәридә Сәлмән кызын олы казанышлары белән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә эшләрегез уңышлы булсын, тагында яңа үрләр яуларга насыйп булсын!

















