• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423951, РТ, Ютазинский район, п.г.т.Уруссу, ул.Мияссарова, д.69
Телефон: (885593) 2-81-09
E-Mail: moudodcdtutaz@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Центр детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Гиззатуллина Раиля Анфасовна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 615 обучающихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости ЦДТ

“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә авылы китапханәсендә үзләренең авылдаш язучылары белән очрашты.

Опубликовано: 06.04.2017

“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә авылы китапханәсендә үзләренең авылдаш язучылары белән очрашты. Узган җомгада Балалар иҗаты үзәгенең “Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары) Бәйрәкә авылы китапханәсендә үзләренең авылдаш язучылары Зөлфия Ямаева белән очрашу уздырды. Әлеге чараның максаты балаларда туган телгә һәм туган якка карата мәхәббәт уяту, иҗади сәләтләрен үстерү иде. Башта китапханәче Нәсимә Лотфуллина кыскача гына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, гәзитләрдән төзелгән күргәзмә белән таныштырды. Шигырь кичәсендә Зөлфия Ямаева белән укучылар арасында җанлы, җылы әңгәмә узды. Шагыйрә үзенең шигырьләрен генә укып калмыйча, балаларга иҗат итү серләрен төшендерде һәм үз киңәшләрен бирде. Ахырдан берләшмәдә тәрбияләнүче һәр укучы үзе язган хикәя һәм шигырьләрен укыды, әсәрләр турында фикер алыштылар. Соңгы сүз итеп Зөлфия Ямаева балаларга иҗади уңышлар теләде, изге теләкләрен җиткерде. Шигърият кичәсен үткәрүдә ярдәм иткән Бәйрәкә авылы китапханәчесе Нәсимә Лотфуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар иҗаты үзәгенең “Сихри каләм” берләшмәсе җитәкчесе Г.А. Садрутдинова.



К списку новостей