Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Бәйрәм белән Сезне, Укытучым! 05.10.2016

Каразирек мәдәният йорты хезмәткәрләренең мәктәбебезнең укытучылар коллективын котларга килүе бәйрәм иртәсен тагын да ямьләде. Хаҗиева Мәккә Сәгыйдулловнаның укытучыларга багышланган матур шигырь юлларына Сираева Ильмира Рифовнаның моңлы җыры кушылып күңелләребезгә шатлык өстәде. Рәхмәт Сезгә! (Калимова Г.Р. - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)
-
Дублер көне (үзидарә көне) 05.10.2016

Укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү, аның җитдилеген һәм мөһимлеген аңлату максатында, 5 нче октябрь көнендә, мәктәптә дублер көне үткәрелде. Мәктәпнең X-XI сыйныф укучылары бу вазифаларын бик җаваплы карап, дәресләргә җентекле әзерләнеп, үзләрен укытучылар ролендә сынап карадылар. Дәресләрнең уңай якларын һәм уңышсызлыклары турында соңыннан фикер алышу булды. Укытучы эше күп энергия, ныклы белем һәм түземлек соравын аңлауларын билгеләп үтте безнең яшь "коллегалар". Һөнәр сайлауда уңышлар Сезгә!
(Калимова Г.Р. - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)
-- -
Бәйрәм белән Сезне, укытучым! 05.10.2016

Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен миңа өйрәтүчем.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
XXX чыгарылыш укучысы Айгөл Гарипова.
-
Бәйрәм бүләге. 04.10.2016

Өлкән буынга ихтирам тәрбияләү максатыннан, 1 нче октябрь көнне Каразирек мәктәбе укучылары авылның өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады һәм үзләренең изге теләкләрен музыкаль номерлар аша җиткерде.(Касимова Л.К.)
-
"Хезмәтенә күрә хөрмәте. Өлкән буын үрнәгендә" 04.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәпнең VIII-XI сыйныф укучылары катнашында "Хезмәтенә күрә хөрмәте. Өлкән буын үрнәгендә" темасы астында тематик сыйныф сәгате уздырылды. Бу чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр һәм аларның хезмәт эшчәнлеге, авылыбызның танылган колхозчыларының тормыш юлы белән таныштырылды. Сыйныф сәгатендә "Баулылар" китабыннан, Ютазы районының 20 һәм 25 еллык юбилее уңаеннан чыккан китаплардан, "Ютазы таңы" газетасында авылдашларыбыз турында язылган мәгълүматлар файдаланылды. Сыйныф сәгатен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Калимова Г.Р. әзерләде һәм үткәрде.
-
"Яшәгез Сез мәңге яшь булып!" 04.10.2016

3 нче октябрь көнне Каразирек урта мәктәбе укучылары "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!" дип исемләнгән бәйрәм концерты белән Яңа Каразирек авылы клубында чыгыш ясады. Бәйрәмгә авылыбызның өлкәннәре җыелган иде. Укучылар күңелле җырлары, дәртле биюләре, эчтәлекле шигырьләре белән әби-бабайларны сөендерделәр. (Педагог-оештыручы А.М.Гарипова)
-
Конкурс "Осенний букет" 04.10.2016

В школе объявлен конкурс цветов и цветочных композиций “Осенний букет”. В данном конкурсе принимают участие 1-11 классы. Все работы будут оценены школьным жюри, а самая лучшая композиция примет участие в районном конкурсе. Отряд “Юное поколение” (классный руководитель А.А.Шакирова) первыми принялись за конкурсную работу. Пожелаем им творческих успехов.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2016

30 нчы сентябрь көнне мәктәптә ветеран укытучылар һәм хезмәткәр абый-апалар белән очрашу үткәрелде. Үзләренең бар тырышлыкларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган өлкәннәребезнең безнең арада булуына без бик шат.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар,
Безгә үрнәк булып торырлык. (Калимова Г.Р.- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) -
Өлкәннәр белән очрашу. 01.10.2016

30 нчы октябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары ветеран укытучылар белән очрашу оештырдылар. Укучыларның шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.
-
Родительское собрание. 29.09.2016

28 сентября в МБОУ «Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова» состоялось родительское собрание по профилактике гриппа и ОРВИ.
Цель собрания:
- Мотивировать родителей на соблюдение мер профилактики гриппа и ОРВИ в семье.
- Через родителей помочь детям осознать, что за свое здоровье ответственны и ОНИ САМИ, а не только школа и родители.
Задачи собрания:
- Ознакомить родителей с основными мерами профилактики вирусных заболеваний в семьях с детьми школьного возраста;
- Инициировать дискуссию, в ходе которой родители поделятся между собой опытом профилактики гриппа и ОРВИ в семьях.
- Помочь родителям осознать личную ответственность за здоровье своих детей.
- Научить родителей базовым правилам профилактики и умению вовремя отметить начало болезни у ребенка, принять первые доврачебные меры.
На собрании с докладом выступила фельдшер ФАП д .Куряш-Буляк А.М.Нуруллина. Она ознакомила родителей с основными мерами профилактики вирусных заболеваний. После доклада ответила на интересующие родителей вопросы. (Зам. директора по ВР Г.Р.Калимова)







