• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә "Алсу" балалар бакчасы

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә "Алсу" балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул.Октября, д. 17
Телефон: 8(85593) 6-25-34
E-Mail: ds.bairyakei@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района РТ
Руководитель: Фатхиева Гульназ Ниловна
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 25
У нас учат: 3 воспитателя

Новости детского сада

Әвәләү. Тема: "Керпекәй", "Кувшин"

Опубликовано: 09.03.2021

Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була. Сездән, әлбәттә, игътибарлы булу сорала.
Бүгенге көндә кибет киштәләрендә пластилинның нинди генә төрләрен очратмыйсың! Хәзер хәтта суда йөзә ала торган һәм караңгыда янучы пластилиннар да бар. Кечкенә бала өчен балавыздан ясалган пластилин алсагыз яхшырак. Мондый төр пластилин бик җиңел йомшара, аны әвәләргә җайлы. Иң элек балага пластилин биргәнче үзегезнең кулда аны әвәләп, йомшартып, төрле формаларга кертеп күрсәтегез. Югыйсә бала аптырашта калырга да бик мөмкин. Сабыегыз пластилин белән дуслашкач, бергәләп төрле сыннар әвәли башларга да була. Яфраклар, төрле матур ташлар ярдәмендә пластилиннан кызыклы гына уенчыклар ясап, уен өчен дә куллана аласыз. Фантазиягә чикләр юк, шулай бит?
Пластилинны баласына бөтенләй бирмәүче әти-әниләр дә очрый. Имеш, ул йорттагы җиһазларны пычрата, бала үзе дә буяла. Бу ялгыш караш. Пластилин ярдәмендә баланың кече моторикасы камилләшә. Сөйләм телен яхшырту өчен пластилин белән әвәләп ясау бик кирәкле шөгыль. Борчулардан котылу өчен дә пластилин белән сыннар ясап утыру бик булыша. Өстәвенә балагызның иҗади үсешенә дә бу уңай йогынты ясаячак.

 



К списку новостей