• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Школы
  • МБОУ "Абсалямовская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Абсалямовская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423957, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Абсалямово, ул. Школьная, дом 2 А / Татарстан Республикасы, Ютазы муниципаль районы, Әбсәләм авылы,Мәктәп урамы, 2 нче А йорты
Телефон: +7(855)-934-26-67
E-Mail: Sabs.Utz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Абсалямовская ООШ"
Руководитель: Ахметзянова Лилия Ришатовна
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 68 обучающихся/ 68 укучы
У нас учат: 11 учителей/ 11 укытучы

Школьные новости

Туган тел атналыгы

Опубликовано: 29.04.2015

 

  “Туган тел көне” атналыгы

Тукай – татар халкының  горурлыгы. Ул – татарның рухы, җан тибрәнеше. 2006 нчы елдан  26 апрель  “Туган тел көне” буларак билгеләп үтелә башлады. Бу матур традиция ел саен мәктәбебездә   шигырь бәйрәме буларак билгеләп үтелә.  Атналыкны уздыру өчен план төзелде, һәм максат куелды.

 Атналыкның максаты: Укучыларны  Г.Тукай иҗаты,   шигърият белән кызыксындыру;  укучыларның сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен, сүзлек байлыгын арттыру,  аларда китапка, телгә кызыксыну уяту.

 Атналык 20 апрельдән   27 апрельгә кадәр дәвам итте. Барлык уздырылган чаралар укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап төрле формаларда үткәрелде. Атналыкны татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары, китапханәче, сыйныф җитәкчеләре оештырды.

 

 20 апрельдән   27 апрельгә кадәр "Г.Тукай - безнең йөрәктә" исеме астында китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе узды. Биредә укучылар бөек шагыйребезнең тагын бер кат тормыш юлы, иҗаты һәм китаплары белән таныштылар.

20 нче  апрель көнне 6 сыйныфта “Тукай исән, җыры күңелләрдә” исемле бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе уздырылды. Дәрестә укучылар Г.Тукай шигырьләрен укыдылар, анализладылар, “Туган тел” җырын җырладылар.

22-24 нче апрель көннәрендә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары 5-8 нче сыйныфлар өчен "Без Тукайны беләбезме?" исеме астында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырылды. Укучылар викторинага җаваплар эзләү өчен  китапханәдән китаплар алдылар,  бик оста итеп җаваплар бирделәр.

25 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында  "Тукай рухы яши күңелләрдә"  исемле иң яхшы шигырь укучы конкурсы уздырылды. Конкурста иң яхшы шигырь укучы дип, 2 нче сыйныфтан Низамутдинова Арина, 4 нче сыйныфтан Нурутдинова Дилярам һәм Хәмидуллина Лиана билгеләнде.

25 нче апрель көнне 5-9 сыйныф укучылары белән “Йөрәкләрдә безнең син, Тукай” исемле әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Кичәдә алып баручылар Тукай иҗаты турында сөйләделәр, укучылар  Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатле укыдылар,  сәхнәләштерделәр. Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина уздырылды. Викторинада   5 нче сыйныфтан Загретдинова Аделина, 6 нчы сыйныфтан Хасаншина Диана иң оста укучылар дип билгеләнделәр. Чарада “Туган авыл”, “Туган телем – татар теле”, “Туган тел”  һәм башка җырлар  башкардылар.

27  апрель көнне “Туган тел көне” атналыгына нәтиҗә ясалды.  

 Барлык  уздырылган чараларда катнашкан укучыларга, укытучыларга рәхмәт әйтелде, истәлекле  бүләкләр тапшырылды. 

 Татар теле укытучылары: Богданова Л.М., Шамсуллина Г.Ш. 



К списку новостей