Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
Руководитель: | Валиева Айгуль Фариятовна |
Год основания учреждения: | 1963 |
У нас учатся: | 175 воспитанника, из них иностранных граждан -5 |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новостной блок детского сада
Опубликовано: 09.06.2020Менә, күптән көтелгән җәй дә җитте! Балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр, әти-әниләре белән бакчада, табигать кочагында, сулыкларда ял итәләр. Җәй баланың хәрәкәт активлыгы һәм физик мөмкинлекләре артуы белән характерлана. Балалар травматизмын кисәтү – бу чорда аеруча зарур. Балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен өлкәннәр җаваплы, һәм җәйге чорда балаларның иминлеге өчен шартлар тудырырга тиешләр.
Иң мөһиме - ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: бернинди шартларда да баланы караучысыз калдырмаска. Куркынычсызлык турында даими кайгыртучанлык булганда, мөмкин булган күп кенә күңелсез хәлләрдән балаларны саклап калырга була. Балаларның иминлеген тәэмин итү буенча күп кенә чаралар гади булып тоела. Ләкин, мәктәпкәчә яшьтәге бала белән беренче карашка бик гади тәртип кагыйдәләре турында һәрдаим фикер алышырга кирәк. Балалар табигатьтә, сулыкларда, юлларда һ.б. очракларда үз-үзләрен хәвефсез тотуның кайбер кагыйдәләрен билгеләргә тиеш, чөнки аларның сәламәтлеге һәм иминлеге моңа бәйле.Әлеге кагыйдәләрне бала белән уеннар, әңгәмәләр, матур әдәбият уку һәм фикер алышу аша үзләштерү уңай нәтиҗәләр бирә.
Ата-ана – үз баласы өчен үрнәк. Ата-ана башкарган һәр адымны бала дөрес дип кабул итә. Шуның өчен, өлкәннәр хәвефсезлек кагыйдәләрен үрнәк үтәүчеләр булырга тиешләр.
К списку новостей