• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №96" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Достоевского, 51
Телефон: +7(843)-236-17-44, 89178846165 (для сообщений)
E-Mail: sch096@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №96"
Руководитель: Бузюкин Сергей Аркадьевич
У нас учатся: 1085 учеников, из них иностранных граждан 5
У нас учат: 64 учителя

Новости гимназии №96

Конкурс "Учитель года 2012"

Опубликовано: 16.01.2012

                                                                              

                                                                                            Эш тәҗрибәсе.

                                                                                                                   Бүгенге  көндә чәчәк ату, үсү

                                                                                                                   Бары тик үткәнен, тарихын яхшы

                                                                                                                   Белгән милләтләргә генә хас.

                                                                                                                                                   Садри Максуди

      Җәмгыятьнең башка өлкәләреннән аермалы буларак, мәгариф эшчәнлеге киләчәккә юнәлтелгән. Ул яшәешебезнең киләчәккә үсешен тәэмин итергә тиеш. Ун-унбиш елдан соң илебез нинди булыр? Бүгенге укучы үз урынын таба алырмы? Менә бу, беренче карашка, гади генә тоелган сорауга җавап табу, һичшиксез, мәгариф системасын модернизацияләүнең алшарты булып тора.

      Мәгариф системасын модернизацияләүдә фән укытучысына  караган төп юнәлешләрдән берсе-белем эчтәлеген яңарту, укучыларның белем сыйфатын тикшерү процессын камилләштерү.

      Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы – кеше. Барлык халыкларның, шул исәптән безнең татар халкының да иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән,  белемле, укымышлы, көчле ихтыярлы, иҗади фикер йөртә , матурлыкка омтыла белә торган шәхес тәрбияләү.

      Мин үземнең эшчәнлегемдә ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык мәдәниятын өйрәнү һәм куллану” дигән методик тема астында эшлим.

      Билгеле булганча, укытучының максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

      Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

      Минем дәресләрдә кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем үзенчәлекләрен, гомуми үсеш дәрәҗәсен һәм психологиясен истә тотып оештырыла. Мин рус төркемендә укучы укучылар белән эшлим. Безнең төбәктә яшәүче һәр милләт кешесе татар халкы мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген өйрәнә. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәүче һәр укучы татар халкының бәйрәмнәрен,  традицияләрен аңларга тырышып рухи үсешләрен баеталар. ”Башка дөньяга тәрәзә ачу” була бала өчен. Минем максатым тәрбия бирү, укыту процессында фикерләүне үстерү. Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү. Активлык кебек сәләтләрне үстерү.

      Татарстанның табигатен, җирлеген һәм башкаларын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру башлангыч сыйныфларда (3 нче В, 3 нче Г) белем бирү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Дәресләрдә төрле кулланмалар белән эш итәм. Карточкалар, рәсемнәр, тестлар уңышлы кулланыла. Төрле уеннар белән ял итү күнекмәләре уздырам. Татар моңын да аңлыйлар укучылар. Төрле конкурсларда катнашырга да батырчылык итәләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Шигъри сүз” конкурсына костюмнар белән әзерләнеп катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары җиңү эстафетасына чыга алмасалар да, үз сыйныфташлары арасында үзләрен  бик дәрәҗәле хис иттеләр. Ә менә урта звено укучысы гимназиядә дә, район конкурсларында да алдынгы  урыннарга лаек булды. Бу яшьтәге укучылар инде Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабызның тарихы, географик урыны, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр турында сөйли дә алалар. Бу минем максатым. Шуны дәлилләп мисал китерәм. Татар теле олимпиадасында грузин кызы Хасая Хатия ( 9 нчы А сыйныфы укучысы ) паралельләр арасында беренче урынны яулады, ә шәһәр олимпиадасында призёр булды.  4нче сыйныфтан бирле үзем укыткан грузин кызының шушы югары нәтиҗәләргә ирешүе – минем эшемнең нәтиҗәсе булып тора. Димәк, татар теленә ихлас бирелгән, тәрбияле укучы ул. Бу мизгелләрдә Риза Фәхретдиннең сүзләре искә төшә. ”Игътибар белән тәрбияләнгән шәкерт надан калмаячагы кебек, чәчкән орлыкларыннан үсә торган игеннәрне күреп укытучы да шатланыр...” Эшләнгән эшнең нәтиҗәсе укучыларны тагын да дәртләндерә, укытучыларны тагын да яңа иҗади уңышларга этәрә.

      Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның  индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән.

 

 

 

 

      Программа һәм дәреслек материалын барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел. Тәрбияле кеше үз белемен күтәрү өстендә эшли. Укучыларның уку теләкләрен булдыру өстендә байтак көч куя укытучы. Дәресләрне аңлаешлы, тыныч, кызыклы итеп үткәрү бик отышлы. Зыялы укытучылар гына яңалыкка омтылучы укучыларны үзенә карата ала. Заман технологияләре  дә укытучыга  ярдәмгә килә. Технология заманасы булу сәбәпле, мин дәрестә дәреслектән тыш төрле кулланмалар белән эшлим. Тема буенча төрле слайдлар ясап, укучыларда кызыксыну уятам.

      Дәресләрдә халык педагогикасын киң кулланам: мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, мәзәкләр, төрле халыкларның бәйрәмнәре һәм йолалары  турында сөйлим. Без толерант шәхес тәрбияләргә тиешбез.         

      Эш дәверендә дәресләрдә еш куллана торган эш төрләре: аудирование, тематик диалоглар төзү, әңгәмә кору, тестлар белән эш, фонетик күнегүләр, кроссвордлар төзү, язмача күнегүләр, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша) , диологик һәм монологик сөйләм үстерү һәм башкалар.

      Максатымның бер өлеше бәйләнешле сөйләм үстерү булса (сөйләмгә өйрәтү коммуникатив күнекмәләр формалаштыру максаты белән алып барыла), икенче өлеше толерант шәхес тәрбияләү. Укытуның нигезе – тәрбия. Безнең кулларда балалар язмышы. Укытучы – тәрбияче һәм ата-ана хезмәттәшлегенә корылган тәрбия нәтиҗәле була. Мин ата-аналар һәм балалар белән музейларга, театрларга, күргәзмәләргә йөрим. Сыйныфтан  тыш чараларда бердәм булу бик отышлы нәтиҗәләр бирә. Үткән елда “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән мәктәптә очрашу үткәрдек. Балалар белән әңгәмә бик матур узды. Үзәк китапханәдә күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырдык. Р.Харис, Р.Яхиннарның якыннары белән очрашу кичәләре үткәрдек. Сәнгатьнең берничә төре (музыка, җыр, бию, театр, рәсем,  нәфис сүз) бергә үрелеп китү әдәби кичәләрне тулыландыра, баета, җанландыра. Мондый очрашулар, кичәләр укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра, аларны әдәбият дөньясына тарта.

      Үземнең эш тәҗрибәм белән теләп уртаклашам. Педагогик киңәшмәләрдә, татар теле укытучыларның методик оешма җыелышларында чыгышлар ясыйм. Республика күләмендә үтүче фәнни конференцияләрдә бик теләп катнашам, фикерләрем  белән уртаклашам (“Калейдоскоп инновационных идей” – җитәкчесе Ә.Н.Хуҗиахмәтов.  2010нчы ел, декабрь.).

      “Татарлар-горур, кунакчыл, чисталык яратучы, мәгърифәтле, хорафатларга ышанмаучы, эзләнүчән, хезмәт сөючән халык. Ул үзенең гореф-гадәтләрен, халык-фигылен, милли горурлыгын саклап калган” – ди Карл Фукс. Халык борынгы гадәтләргә игътибарлырак булган саен, аның мәдәнияты югарырак үсеш ала.

      Мин, татар теле укытучысы буларак, үткән тарихыбызны, мәдәниятыбызны, тел байлыгыбызны чәчми-түкми киләчәк буынга тапшыручыларның берсе. Һөнәри күнекмәләргә: оештыру, аралашу, сиземләү, танып белү, алдан планлаштыру сәләтенә ия булырга тиешмен. Укытучы эшенең сыйфаты, осталыгы белемнең күләме, сыйфаты белән үлчәнә.

      Хәзерге заман мәгариф системасының тәләпләрен истә тотып, методик осталыгымны камилләштерүне, яңа педагогик технологияләрне өйрәнү һәм куллануны үземә бурыч итеп куям. Халкыбызга  игелекле, зыялы, көчле шәхесләр тәрбияләсәк иде!

 

 

                                                                    «Универсиада 2013: минем шәһәрем һәм мин”.

                                                                                                

                                                                                                                      Дистәләрчә гасырларны кичеп,

                                                                                                                      Мәңге сүнмәс шөһрәт казандың.

                                                                                                                      Үткәнеңне аңлап, бүгенеңне данлап,

                                                                                                                      Зурлап җырлыйм сине, Казаным.

                                                                                                                      Җырлап зурлыйм сине, Казаным.

                                                                                                                                                     Нәҗип Мәдъяров.

      Сихри, данлы, моңлы, дәртле Казанда яшим мин. Гаҗәеп бай тарихлы Казаным белән горурланам. Үткән тарихын өйрәнеп, киләчәк буынга тасвирлап сөйләүче мөгалиммәләрнең берсе мин. Казан каласында нинди генә кешеләр булмаган да, нинди генә хәлләр, вакыйгалар кичерелмәгән. Александр Герцен сүзләре белән әйтсәк: “Казанның үзенчәлеге бөек. Анда ике юнәлеш: көнчыгыш һәм көнбатыш. Бу ике дөньяның очрашу һәм аралашу урыны. Сез аларны һәр чатта күрәсез; монда алар бер-беренә береккәннәр, дуслашканнар, холкы белән яраша башлаганнар”. Әйе, хаклы ул. Юкка гына Казан Кремле 2000нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының бөтендөнья табигый мирасы исемлегенә кертелмәгән инде. Казанда бөтендөнья татар конгресслары, фәнни конференцияләр  белән  беррәттән спорт та чәчәк ата. Халкыбыз белемле дә, кунакчыл да, моңлы да, сәламәт тә. Сәнгать-мәдәният үзәге булган Казаныбыз атаклы спорт клублары, спортчылары  белән дә бик данлыклы. Һәр яктан үсеш камил булганга да безнең нурлы Казаныбызда – 2013нче елда Универсиада уздырылачак. Моның өчен бик күп көч куелды һәм куела. Бу бик зур казаныш. Бөтендөнья күләмендә үткәрелә торган мондый чараның безнең шәһәребездә үтүе сөенечле булуы белән бергә шәһәр халкына җаваплылык та өсти. Ә без, укытучылар, дәрәҗәле кунакларны лаеклы каршы алырга, лаеклы укучылар тәрбияләргә һәм үзебез дә таләпләргә тәңгәл килергә тиеш. Яңа төзелгән спорт сарайларында (Ватан, Ак Бүре һ.б.)укытучыларның укучылары, гаиләләре, әти-әниләре белән бергәләп шөгыльләнүләре, телләр  өйрәнүгә зур игътибар бирү, универсиада өчен волонтерлар  әзерләүдә үз өлешеңне кертү, дөнья яңалыклары белән һәрдаим танышып бару моның ачык мисалы булып тора. Россияның ”спорт башкаласында” яшәү үзе бер бәхет!

      Һәрбер туган көн миңа яңа яңалыклар алып килә. Мин шушы мәгълүматны эшкәртеп киләчәк буынга өмет, белем орлыклары таратам. Үземнең шәһәрем белән горурланган кебек, үземнең һөнәрем белән дә горурланам. Кешегә сөйләрлек белемем бар, кешегә туры карарлык изге гамәлләрем бар минем. Казанның күренекле Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге гимназиясен тәмамлап, шәһәребезне дөньяга таныткан Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында белем алуым белән дә мин горурланам. Татар халкының бөек шәхесләре-Мөхәммәт Мәһдиев, Флёра Садриевна, Миркасыйм Госманов, Альберт Яхин, Мирфатыйх Зәкиев һәм башкалар туган телемә, туган җиремә, газиз Казаныма сүнмәс мәхәббәт хисләре уяттылар. Туган телемә, халкыма чиксез бирелгән шәхес итеп тәрбияләүләренә мин бик рәхмәтле. Тормыш агымы төрле булуга карамастан мин үз һөнәремә тугры калдым. Алган белемемне һәм үземне илемә, халкыма багышладым. Укытучы ил һәм милләт язмышы белән яши, үз-үзен кызганмыйча, балаларга хезмәт итә. Мин – укытучы! Бу – минем язмышым. Гүзәл Сөембикә манарасы кебек гүзәлләрнең-гүзәле, серле Кабан күледәй-серле һәм тарихлы, Казан Кремле кебек нигезле эшләрең булса иде! Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән. Ходай күңелләргә – миһербанлылык,  сабырлык, башларыбызга зиһен бирсен. Укытучы кеше буларак зыялы, гыйлемле, ачык чырайлы булып калырга насыйп итсен! Биргән белемнәребезнең җимеше – укучыларның өлгереше, кешелеклелеге. Укытучы булып җөмһүриятебезгә ярдәмем тисә, мин бик шатмын. Һәрбер кеше үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш. Бу безнең төп бурычыбыз. ”Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит”, ”Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” – дигән халкым.

      “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” мәкале һәр кешегә кагылсын иде. Халкыбыз сәламәт акыл белән сәламәт яшәсен иде. Шул чагында Казаныбыз күп тапкырлар дөнья телләрендә очрар һәм онтылмас. Баскан җиреннән ут чыгара торган татар халкым Универсиадаларда җиңүчеләр булып танылсын дигән уйда калам һәм үзем дә җиңүгә омтылам. Алдыбызга зур бурычлар куеп, зур казанышларга ирешергә насыйп итсен!

                                                                                                                         Дөньяда мин битараф кеше түгел,

                                                                                                                        Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар,

                                                                                                                        Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел.

                                                                                                                        Тормышымда үзем салган эзләрем бар...

                                                                                                                        Кешеләргә йөрәгемне бирә алам.

                                                                                                                        Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.

                                                                                                                        Авырлыкка туры карап яшим һаман.

                                                                                                                        Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.

                                                                                                                                                                 Фәнис Яруллин.

                                                                                                  Фотосурәтләр.

/upload/images/images/P1000817(1).JPG    - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Ханафиевна

/upload/images/images/SDC11034.JPG  - Республика семинарында үткәрелгән ачык дәрес

/upload/images/images/SDC11037.JPG   - Республика семинарында үткәрелгән ачык дәрес

/upload/images/images/P1000775.JPG   - татар теле олимпиадасында җиңүче 9-А нчы сыйныф укучылары белән 

/upload/images/images/P1000784.JPG   - Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган конкурс нәтиҗәсе

/upload/images/images/P1000800(2).JPG  - Дәрестән тыш чара "Көз бәйрәме"

/upload/images/images/P1000813.JPG        - "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 



К списку новостей