МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:S80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
Татарча диктант
Опубликовано: 24.04.202624 апрельдә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» масштаблы Дөньякүләм белем бирү акциясе узды. Акция дөньяның 31 иле һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән вәкилләрне берләштерә. Быел «Татарча диктант” Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
Бу чара – белемне генә тикшерү түгел, бәлки татар телен саклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буында телебезгә карат хөрмәт уятуда һәм мәдәни мирас белән элемтәләрне ныгытуда мөһим адым булып тора.
Мәктәбебез әлеге акцияне зурлап үткәрде. Диктант язарга туган теленә һәм аның киләчәгенә битараф булмаган әти-әниләр, дәү әни һәм дәү әтиләр, К.Тинчурин театры артистлары килде.
Диктант текстын әдәбият галиме, профессор, һәркемнең остазы булган олуг шәхесебез Хатыйп ага Миннегулов укыды.
Чәй өстәле янында Хатыйп ага белән туган телебез, әдәбиятыбыз, аның киләчәге турында сөйләштек, фикер алыштык. Галимнең истәлекләрен тыңладык.
Бу очрашу төрле яшьтәге, һөнәрдәге кешеләрне берләштерә һәм милли үзаңыбызны, рухыбызны ныгытуга зур өлеш кертә. Бу мөһим вакыйгада катнашкан барлык катнашучыларга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез.
К списку новостей










