МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәп директорлары өчен шәһәр семинары
Опубликовано: 29.01.2027«Дәвам» проекты кысаларында Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәп директорлары өчен шәһәр семинары
29 гыйнвар көнне мәктәбебездә «Дәвам» проекты кысаларында Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәп директорлары өчен шәһәр семинары узды.
Семинар эшендә Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең баш белгече Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Идел буе һәм Вахитов районнарының Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Аббязова Лилия Ринат кызы, мәктәп директорлары, бүлек башлыгы урынбасарлары, методистлар, кунаклар катнашты.
Мәктәп коллективы бай һәм кызыклы программа әзерләп, кунакларны сәламләү сүзе белән укучылар каршы алды. Кунаклар К.Насыйрига багышланган «Интерактив музей: җанлы мирас» музей лабораторисе, Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер” мемориалы, бай тарихлы мәктәп музее, мәктәпнең тарихы, өстенлекле юнәлешләре белән таныштылар.
Укучыларның иҗади номерлары: мәктәп хоры, «Мирас» бию ансамбле, «Дуслык» театр студиясе чыгышы чараның матур бизәге булды.
Семинар ахырында директорлар түгәрәк өстәлгә җыелды. Каюм Насыйриның тел, тәрбия өлкәсендәге эшчәнлегенә тукталып, “Гасырлар аша сәяхәт: татар язуы тарихы” исемле мастер класс үткәрелде. Каюм Насыйриның «олуг мөгаллим, бөек остаз, милләт педагогы» булуына басым ясалды.
Түгәрәк өстәл ахырында чарага йомгак ясалды; мәктәп директорларының фикерләре тыңланып, киләчәккә планнар билгеләнде, Каюм Насыйри шәхесенең әһәмияте һәм аның идеяләренең, хезмәтләренең хәзерге Мәгарифтәге актуальлеге турында әйтелде.
Семинар тәҗрибә уртаклашу, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм татар телендә белем бирүне үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
К списку новостей










