МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” дип исемләнгән түгәрәк өстәл
Опубликовано: 03.10.20253 нче октябрь көнне Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Әлеге чара олуг галимнең мирасына багышланган Россиядә беренче “Җанлы мирас: Каюм Насыйри музей-лабораториясе” исемендәге интерактив музейны ачу белән башланып китте.
Чара мастер-класс, туган телләрне уку-укыту мәсьәләре буенча түгәрәк өстәл артында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте.
Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Баһавиева Рәйхана Әминовна, Казан шәһәре мәгариф идарәсе мәгълүмати бүлек методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримуллович, РФА академигы, физика-математика фәннәре докторы Роберт Нигъматуллин, профессор техник фәннәр докторы, академик Илдар Утәмышев, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров, педагогика фәннәре кандидаты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров, 80 нче мәктәпнең татар теле укытучылары Минзилә Хәбибрахманова, Резидә Шәйдуллина чыгыш ясады.
Милли эшләр буенча директор урынбасары Минзилә Хәбибрахманова мәктәптә татар телен ничек укытулары, уңышка ирешүләре сере белән уртаклашты. Каюм Насыйри мирасын дәвам итеп, дәресләрдә уеннарга мөрәҗәгать итүе һәм уеннарның куелган максатларга ирешергә өстәмә мөмкинлекләр тудыруына, уку процессын җанландырып җибәрүгә, укучыларның аралашу сәләтен үстерүгә, татар теле грамматикасын өйрәнергә ярдәм итүенә басым ясады.
Шуның нәтиҗәсе буларак мәктәп укучылары саф татар телендә матур чыгыш ясадылар. Резидә Шәйдуллина җитәкчелегендәге “Дуслык” театр коллективы Т.Миңунллинның “Гафият турында әкият” спектаклен күрсәтеп кунакларны таң калдырды.
Рәйханә Әминовна киләчәктә бу музей белән Татарстан укытучыларын һәм укучыларын таныштыруны, дәресләр алып баруны алга таба максат итеп алырга кирәклегенә басым ясады.
Гомумән алганда, музей чыннан да, бай, кызыклы. Каюм Насыйри турында тыңлап, укып, язып, рәсем ясап мәгьлүмат алып китәргә була.
К списку новостей










