Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Инглиз телендәге "Mary Poppins" музыкаль кичә
Опубликовано: 04.12.2015Инглиз теле атналыгы кысаларында, 3 декабрь көнне гимназиябездә инглиз язучысы Памэла Трэверс иҗатына багышланган кичә узды. Памэла Трэверс бөтендөнья күләмендә үзенең Мэри Поппинс турындагы китаплары белән танылган. Кичәнең кунаклары язучының иҗат юлы белән таныша алды, шулай ук алар игътибарына Америка һәм СССР илләрендә экранлаштырылган "Мэри Поппинс" кинофильмнарыннан өзекләр тәгъдим ителде.
Бәйрәмнең кульминациясе булып гимназиябез укучылары тарафыннан инглиз телендә "Mary Poppins" музыкаль спектакле башкарылды. Балалар үзләренең талантлары, инглиз телен белүләре, артистлык, музыкаль сәләтләре белән тамашачыларның күңелен яулады. Афәрин!
К списку новостей