Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Укытучы көне белән!
Опубликовано: 05.10.2015Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы - беренче кеше ул. Халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез"... нәкъ менә шул сүзләр белән бәяли укытучыларны А.Фадеев узенең "Яшь гвардия" романында. Чыннан да, укытучы профессиясе - безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Бүген, Халыкара Укытучылар көнендә, һәрбер укытучыга иң изге теләкләр җиткерәсе килә! Исәнлек-саулык, тормыш бәхете, шатлыклар гына теләп калабыз!
Укытучым!
И, сабырлык, хаклык алиһәсе!
Гомеремнең якты җыры син.
Балачакны шау чәчәкле иткән
Изге күңелеңнең җылысы.
Рәхмәт сиңа, иң хөрмәтле кешем,
Канат куеп, мине очырдың.
Тормыш дигән гаҗәп орбитага
Тиң кешесе итеп чорымның.
Гимназия укучылары исеменнән Укучылар үзидарәсе!
К списку новостей